Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Лондонда расланган чараларда катнашмый


Русия Лондондагы 20-лек самминында расланган кризиска каршы чараларда әлегә катнашмый.

Бу турыда җомга Русия банклар берләшмәсе корылтаенда Русия финанс министры Алексей Кудрин белдерде.

Кудрин Русия инде болай да күрше илләргә ярдам итеп һәм ЕврАзЭС кризиска каршы вакыфында катнашып үз төбәгендә финанс тотрыклылыгын саклый диде.

Лондондагы 20-лек саммитында кризиска каршы чаралар өчен барлыгы 1 триллион доллар бүлү турында килешенде.
XS
SM
MD
LG