Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Обама сәфәреннән күпне көтә


Берничә көннән АКШ президенты Барак Обама Төркиягә киләчәк дип көтелә. Бу исә Анкараның уңышы дип бәяләнә ала, ди белгечләр.

Төркия Обаманы көтә

29 марттагы җирле сайлауларда хакимияттәге АК партия, көткәненә ирешә алмады. 2007 елгы парламент сайлавында 47 % тавыш җыйган АК партия бу юлы нибары 39 % тавыш кына алды. Димәк, ул ике елда 8 % сайлаучының яклавын югалткан.

Шул сәбәпле, алар башка уңышлар белән халыкны кабат үз сафларына җәлеп итәргә тиеш. Мондый шартлар туып та тора. Әйтик, Лондон саммиты нәтиҗәләре, IMF белән мөнәсәбәтләр…

Өстәвенә 5-7 апрель көннәрендә АКШ президенты Барак Обаманың Төркиягә сәфәре дә, Анкараның уңышы дип бәяләнә ала. Президент Обама Төрек парламентында да чыгыш ясаячак, ул бер үк вакытта оппозициядәге партия лидерлары белән дә күрешәчәк дип көтелә. Анкара бу сәфәрдән күпне көтә.

Әрмәнстан-Төркия мөнәсәбәтләре яхшырамы?

Атаклы американ «The Wall Street Journal» гзитендә, 16 апрельдә Төркия Әрмәнстан белән рәсми мөнәсәбәтләр башлаячак дигән хәбәр чыккач, Азәрбайҗан җитәкчелеге моңа каты реаксия күрсәтте.

3 апрельдә Лондонда чыгыш ясаганда премьер Эрдоган: «Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында Таулы Карабах низагында Минск төркеме тарафыннан җишелмичә торып, әрмәннәр белән мөнәсәбәтләрне башлау өлкәсендә бер нәтиҗәгә килүвебез мөмкин түгел», дип әйте.

Шулай итеп, ул американ гәзитенең хәбәрен кире какты. Анкара әрмәннәр белән араны Конгресстан резолюция чыкмасын өчен яхшыртырга теләсә дә, моның өчен генә Азәрбәйҗанны ачуландырырга теләми. Чөнки Бакы белән Анкара арасында тыгыз икътисади мөнәсәбәтләр, уртак мәнфәгатьләр бар.

Бакы-Тифлис-Җәйһан нефть һәм Бакы-Тифлис-Әрзурум газ үткәргечләреннән ике ил дә файда күрә. Ярлы Әрмәнстан белән рәсми мөнәсәбәтләр башлауның исә Төркиягә бернинди дә икътисади файдасы юк. Бары тик андый мөнәсәбәтләр диаспора әмәннәрен тынычландырыр дигән фараз бар. Ләкин бу да икеле фараз.

Төркия күзлегеннән G20 саммиты нәтиҗәләре

G20-нең Лондонда узган саммитында дөньядагы икътисади кризисны чишү буенча җитди карарлар кабул ителде. G20 дөньяда җитештерелгән 85 % товарга ия, дөнья сәүдәсенең 80 %ын алып бара һәм дөнья халык санының 2/3-нә дә ул хуҗа.

G20-гә индустрия ягыннан алдынгы җиде илгә өстәмә буларак Латин Америкасыннан Аргентина, Бразилия һәм Мексика; Евразиядән Русия белән Төркия; Азиядән Һиндстан, Индонезия, Согуд Гарәбстаны, Көньяк Корея белән Кытай; шулай ук Халыкара Валюта Фонды (IMF) һәм Дөнья Банкы керәләр.

G20 илләре тарафыннан IMF-на тапшырылачак 500 миллиард доллар белән фонд 750 миллиард долларлык бер байлыкка ия булачак. Бу акча икътисадны җанландыру өчен төрле илләргә бүленәчәк.

Төркиядә дә бигрәк тә эшкуарлар IMF белән килешү төзелсен дигән таләпләр күтәрә башлады. Премьер-министр Эрдоган IMF белән көрчеккә терәлгән сөйләшүләрне башлап җибәрү өчен Лондон саммиты вакытында фондның рәисе Доминикуе Страусс-Каһн белән очрашып беренче адымны ясады.

Шушы очрашудан соң Эрдоган: “IMF белән сөйләшүләр уңай булды, бу айда аларны чакырабыз, фонд белән сөйләшүләрне кабат башлыйбыз”, дип белдерде.

Лондон саммиты карарлары дөньядагы биржаларга бик уңай йогынты ясады. Шулай ук Төркиядә дә шушы ике хәбәр Истанбул биржасын җанландырды, долларның бәясе төшә башлады.
XS
SM
MD
LG