Фирая Бәдретдинова үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Дөресрәге, язарга мәҗбүр булган. Бу редакция хезмәткәрләренең күбесендә ризасызлык тудырса да, алар хәлне үзгәртә алмый.
Журналның җаваплы сәркатибе Рушания Камалова әйтүенчә, барысы да ике пенсионерны кыскартудан башланган.
“Бу кыскарту канунсыз килеп чыккан, чөнки ике ай алдан бу хакта аларга хәбәр итәргә тиеш булганнар икән. Журналистлар исә үз хокукларын яклап төрле җирләргә бардылар”, ди Камалова.
Моннан тыш ул журналны вакытында чыгармауны да сәбәп итүләрен әйтә.
Кризис чорында кыскартулар инде гадәткә әйләнде. “Татмедиа” да әледән-әле басма җитәкчеләреннән шуны таләп итә. Әлбәттә баш мөхәррирләр беренче чиратта пенсионерларны кыскартырга мәҗбүр була.
“Башка редакцияләрдә дә кыскартырга куштылар, әмма алар башка җаен тапты, ә бездә менә шулай ике пенсионерны кыскарттылар”, ди Камалова.
Ул Бәдретдинова шактый тәҗрибәле һәм эшен яхшы белән торган җитәкче иде дигән фикердә тора. Ләкин “Татмедиа” шау-шу чыкканны яратмый һәм андый җитәкчеләрдән тизрәк котылу ягын карый.
Ә татар басмаларының хәлләре хәзер җиңел дип әйтеп булмый. Аларга йә реклам табып, үз-үзләрен “туендырырга”, йә инде хезмәт хакын кисәргә кушыла.
“Мисал өчен безгә хәзер гонорар түләнми. Журналистны бу бик борчый. Бушка язып утыру күңелле әйбер түгел, чөнки гонорар элек-электән түләнеп килә иде бит. Ә хәзер ул премия дип атала һәм аны баш мөхәррир билгели”, ди республика журналистлары.
Чыннан да соңгы елларда бюджеттан акча алучы республика басмалары журналистлары авыр хәлдә калды. Алар кемнән ярдәм көтәргә да белми. Бер карасаң, аларны аңларга һәм якларга тиешле “Татмедиа” үзе шундый хәлне китереп тудырды.