Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Азатлык радиосында булып китте


Прагада Азатлык радиосының яңа ачылган бинасында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон булып китте.

Радионың әфган редакциясе сорауларына җавап биреп Клинтон Әфганстанда шыгый хатын-кызларның хокукларын боза дип тәнкыйтьләнгән яңа канунның кире кагылуына өметләнүен белдерде.

Клинтон Әфганстандагы шыгыйлар тормышын билгеләячәк яңа канунга тирән борчылуын белдерде һәм турыдан-туры Әфган президенты Хәмит Карзаига карата да борчылулары булуын әйтте.

БМОның кеше хокуклары югары комиссионеры әйтүенчә, яңа канун Әфганстандагы шыгый хатыннарга "кануный" максатта гына өйләреннән чыгуны рөхсәт итә, аларга ирләре рөхсәтеннән башка эшләүне һәм белем алуны тыя.
XS
SM
MD
LG