Accessibility links

Казан Мирсәет Яруллин белән хушлашты


Танылган татар композиторы, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Җәлил исемендәге бүләк иясе Мирсәет Яруллин Татар зиратына күмелде.

Композиторны соңгы юлга озатырга килгән сәнгатькәрләр, татар җәмәгатьчелеге Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының фоесына сыймады. Татарстан хөкүмәте башлыгы, мәдәният министры Зилә Вәлиева да үзенең сүзен республиканың музыка дөньясы зур югалту кичерде, дип башлады.

“Без аңа рәхмәтлебез. Олуг хезмәтләре өчен баш иябез. Консерваториядә татар музыка сәнгате факультетын булдыручылар арасында иң беренче Мирсәет абыйның исемен дә әйтергә кирәк. “Татарика” халык уен кораллары оркестры да аның исеме белән бәйле. Үзенең халкына, сайлаган сәнгатенә зур мәхәббәт белән яшәгән кеше ул”, диде Зилә Вәлиева Мирсәет Яруллин хакында.

Әле узган җәйдә генә үзенең 70 яшьлеге уңаеннан Мирсәет Яруллин “Азатлык радосына” бүгенге татар җыр сәнгатенең хәленә бик борчылып, татар беркемнән дә ким түгел, дип музыка сәнгатен дә дөньяга чыгару кирәклеге турында сөйләгән иде.

“Соңгы бер 50 ел эчендә үзгәреш музыкада тасвирлау чараларын куллануның үзенчәлегендә. Шуңа күрә, безнең татар композиторлары да аннан төшеп кала алмый. Татар кешесе беркемнән дә ким түгел. Европа нишли, Азия нишли, Америка нишли без бөтенесен күз алдында тотып алардан калмаска тиеш. Мин бернәрсәгә генә бераз үкенеп карыйм. Менә шушы музыкаль процесста моннан 50 ел элек Грузиннар, Әрмәннәр, Азәрбайҗаннар үзләренең стильләре белән килеп керделәр һәм күпмедер рәвештә дөньяның музыка агымына тәэсир итә алдылар.

Ә безнең әле бу дәрәҗәгә үсеп җитә алганыбыз юк. Мин моңа бераз борчылам. Тыйнаклык түгелдер, әгәр дә Фәрит Яруллин исән булса, ул Хачатурян белән бер урында, бер биеклектә булыр иде. Менә ул шундый омтылышны бәлки ясаган булыр иде. Киләчәктә көтәргә кала. Аллага шөкер, консерваториядә бик талантлы яшьләр укый. Киләчәктә безнең халык үз сүзен әйтәчәк әле ул, мин аңа бик ышанам”, дигән иде Мирсәет Яруллин.

Татарстан дәүләт Шурасы депутаты күренекле драматург Туфан Миңнуллин Мирсәет Яруллинны соңгы юлга озаткан вакытта Сибгат Хәким поэмасыннан юлларны искә төшерде.

“Зур һөҗүмнән чыккач бер-беребезне санадык, арадан берәү ким чыга, ди ул. Менә бүген без алга барганда, татар халкының музыкаль сәнгате һәм мәдәнияте өчен көрәш барганда бер солдатыбызны югалттык”, диде Туфан Миңнуллин.

Хушлашуга Мирсәет Яруллин туган авыл - Кече Сөн урнашкан Мамадыш районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде.

“Туган ягын өзелеп-өзелеп яратты һәрчак хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Туган авылы Кече Сөндә Яруллиннар музее халыкка хезмәт итә. Район үзәгендә Яруллинар исемендәге мәхабәт өч катлы сәнгать мәктәбе 300 баланы сәнгать нечкәлекләренә өйрәтә. Мирсәет абый, без мирасыгызны кадерләп сакларбыз”, диде Кәлимуллин.

Зилә Вәлиева да, хушлашу ахырында Ярулиннар исемен мәңгеләштерү эше дәвам итәчәк, дип белдерде.

Татарстан җитәкчелеге имзалаган Мирсәет Яруллин белән хушлашу язмасында: “Аның күпкырлы иҗади һәм педагогик эшчәнлеге Русия һәм Татарстан мәдәнияте һәм сәнгатенә бәһаләп бетергесез өлеш кертте”, диелә.
XS
SM
MD
LG