Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Истанбулда төрле дин вәкилләре белән очрашты


АКШ президенты Барак Обама Истанбулда дөньяның төп диннәренә дини уртачылларны экстремизмга каршы берләшергә чакырып мөрәҗәгать итәргә теләүче дини җитәкчеләр белән очрашты.

Обама мөселман, яһүд, төрле христиан чиркәүләре вәкилләре белән сөйләште.

Дүшәмбе Обама Анкарада АКШ мөселман дөньясы белән сугышмый дип әйтте.

Обама шулай ук Төркия һәм Әрмәнстан тышкы эшләр министрлары белән очрашып аларны Анкара белән Ереван арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга чакырды.
XS
SM
MD
LG