Согуд Гарәбстанында 2006 елда кабул ителгән канун нигезендә хатын-кызларга сәүдә итү, кибетләрдә эшләү тыелган. Чуклы-челтәрле эчке кием, төнге күлмәк, ягъни үзе өчен яисә иренә ошар өчен алган матур әйберләрне хатын-кыз бөтенләй чит ир кеше белән бергә сайлый була түгелме соң?
Хәленнән килгән хатын-кызлар алыш-бирешкә чит илләргә йөри. Күрше илләрдә алар хатын-кыз сатучылар белән иркенләп кирәкле әйберләрен сайлый ала.
Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар бу хәлне үзгәртүне сорап хөкүмәткә мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт бу мөрәҗәгатьне тикшергән арада эчке кием кибетләре буш тора.
Машина йөртү шартлары кырыс
Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар сайлауда катнашмый, спорт белән сирәк шөгыльләнә, машина йөртми.
2008 елның мартында Согуд шурасы хатын-кызларга машина йөртү рөхсәт ителергә мөмкин, дип белдерде.
Хатын-кызлар өчен машина йөртү шартлары:
Шушы шартларны бозган хатын-кызның машина йөртү хокукы алына. Машина йөртүче хатын-кызлар эшләре идарәсе төзелергә тиеш иде.
Машина йөртүче хатын-кыз белән сөйләшкән һәркемгә бер айлык төрмә җәзасы билгеләнә ала. Андый хатын-кызларга бәйләнергә маташканнарны 8 айга төрмәгә утыртмакчылар иде.
Әмма хатын-кызларга машина йөртү рөхсәте әле дә юк. Машинаны бай гаиләләрдәге гарәп хатын-кызлары үзләренең йөзләгән чакрымга сузылган шәхси җирләрендә төзелгән юлларда гына яки чит илләрдә йөртә ала.
Машина ширкәтләре гарәп хатын-кызлары өчен эшли башлый
Хакимиятләр хатын-кызларга машина йөртү рөхсәтен бирү турында уйланган арада, машина төзү ширкәтләре гарәп ханымнары өчен машиналар әзерли. Согуд Гарәбстанында эшләгән хатын-кызлар саны арта. Машина алучыларның күбесе – эшләүче хатын-кызлар.
Япониянең Nissan ширкәте гарәп ханымнары күңеленә Infiniti моделе хуш килер дип өметләнә.
Әлегә бай ханымнар өчен Cadillac машиналары сатыла. Бу машинада хатын-кызлар артта иркенләп утырып машина эчендәге бөтен җиһазларны үзләре идарә итә ала, дилбегәсе генә йөртүчесе кулында кала.

- 30-дан яшьрәк булу
- әтисе яки иреннән рөхсәт алу
- машина йөрткәндә тыйнак киенү
- шәһәрдә генә йөрү (читтә янында туганы булуы шарт)
- шимбә иртәнге 7-дән чәршәмбе кичке 8-гә кадәр генә йөрү
- янында кесә телефонын йөртү (ярдәм чакырта алыр өчен)