Accessibility links

Обама Төркия сәфәрен тәмамлады


АКШ президенты Барак Обама Төркия сәфәрен тәмамлап Вашингтонга кайтып китте. Кайбер хәбәр агентлыклары белдерүенчә, АКШ президенты юлда Гыйрак башкаласы Багдадка тукталган.

Төркия сәфәренең икенче көнен Истанбулда үткәргән Обама танылган Ая Софиядә һәм якындагы Зәңгәр мәчеттә булды.



Византия һәм ислам архитектура һәйкәлләре янында аны Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган озата йөрде.

Бу аның президент вазыйфасына килгәннән соң Төркиягә беренче сәфәре булды. Дөньяви дәүләтчелек тарафдарлары белән динчеләр арасындагы киеренкелектә яшәгән Төркиядә 2 тараф та канәгать калды кебек.

Төрле дин җитәкчеләре белән



Аңа кадәр Истанбулда үзе тукталган кунакханәдә Обама мөселман, яһүд, төрле христиан чиркәүләре вәкилләре белән сөйләште.

Шәһәрне караганнан соң исә ул университет студентлары белән очрашып аларның сорауларына да җавап бирде.

Дүшәмбе көнне Обама Анкарада Төркия парламентында чыгыш ясап, Американың мөселманнар белән мөнәсәбәтләрендә яңа сәхифә ачарга теләвен белдерде.

"Мин шулай ук Американың мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләре безнең террорга каршы көрәшебезгә нигезләнмәвен дә ачык итеп әйтергә телим. Без үзара мәнфәгатьләргә һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән киңрәк мөнәсәбәтләре булдырырга телибез. Без игътибар белән тыңлаячакбыз, аңлашылмаучанлыкларны бетерәчәкбез һәм уртак нигез табарга тырышачакбыз", - диде Обама.

Ул үзенең дә Ислам белән шәхси бәйләнешләре булуын искә алды. Кениядә мөселман туганнары булуы, балачагын өлешчә дөньяның иң зур мөселман иле Индонезиядә үткәргәнлеге турында әйтте.

Обаманы Төркиядә берничә нәзберек мәсьәлә көтә иде. Бүгенге матбугаттагы язмаларга караганда ул аларны шактый уңышлы гына башкарып чыккан.

Шуларның берсе - Төркияне ислам дәүләте итеп сүрәтләмичә генә, Төркия аша мөселман дөньясына мөрәҗәгать итү.

Төркия халкының 99 проценты мөселманнар булса да, бу ил Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрк билгеләгән дөньявый юлдан. Һәм Төркия үзен Европа дәүләте итеп танытырга тели.

Премьер-министр Эрдоганның исламчы тамырлары булган АК партия хакимияткә килгәннән соң исә дөньяви дәүләтчелек тарафдарлары белән иҗтимагый тормышта ислам тәэсирен күбрәк күрергә теләгән динчеләр арасында сәяси һәм социаль киеренкелек арта бара.

New York Times газетының бүгенге чыгарылышында Обама ике тараф белән дә бик матур сөйләште, үзенең ислам белән шәхси бәйләнешләре булуын әйтеп, шул ук вакытта Төркиядәге көчле дөньяви дәүләтчелекне мактап ике якны да канәгатьләндерде кебек дип яза.

Икенче нәзберек мәсьәлә - Беренче дөнья сугышы вакытында госманлы төрекләренең әрмәннәрне күпләп үтерүе мәсьәләсе иде. Бу юнәлештә дә ул шактый уңышлы эш итте кебек.

Журналистлар белән очрашуда ул төрекләренең әрмәннәрне күпләп үтерүен геноцид дип тану кирәклеге турында фикерен үзгәртмәгәнлеген белдерде. Шул ук вакытта чыгышында геноцид сүзен дә кулланмады.

Тышкы эшләр министрлары белән очрашты


Обама Гүлнең Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләрне җайлау эшендә катнашуын хуплады.

Ул шулай ук Төркия һәм Әрмәнстан тышкы эшләр министрлары белән очрашып, аларны Анкара белән Ереван арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга чакырды.

XS
SM
MD
LG