Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Чечнядә күп хатынлылык тели


"Хатын-кызлар күп, аларны кайгыртырга кирәк"
"Хатын-кызлар күп, аларны кайгыртырга кирәк"

Кадыровның Чечня президенты булуына 2 ел тулды. Ул тагын бу урында күпме калыр? Кремль аның кайбер гамәлләре өчен уңайсызлана башлады.

Русия президенты Дмитрий Медведевның Кадыров белән очрашуларны мөмкин кадәр кыскартканы күзәтелә. Чечня президенты белән Медведев узган елның июль аенда бер генә тапкыр очрашты. Анда сүз сугыштан соңгы төзелешләр, хәл итәсе социаль проблемалар, октябрьдә үтәсе Чечня парламентына сайлау турында барган.

Мәскәүне акчаның кая киткәне кызыксындыра

Кадыров Русия премьеры Путин белән еш очраша. Соңгысы менә март азагында гына булды, Путин Кадыровтан федераль акчаларның ничек тотылуын сорады. Мәскәүдән Чечнягә киткән акчалар күләме исә бик зур. Аларның кайсы өлеше төзелешкә, кайсы мәгариф һәм социаль программаларга киткәнен белү бик авыр, ди белгечләр. Моңарчы Кадыровтан нәселле чабышкы атларын һәм спорт машиналарын нинди акчага алганын сорарга берсенең дә кыюлыгы җитмәгән иде.

Кадыров Путинны "изге кеше" ди
Хәзер Мәскәү бюджет акчаларын күбрәк күзәтә. Чечнянең яңа прокуроры Михаил Савчин 2008 елда бюджет канунын бозуның 10 меңләп очрагы теркәлде, дип белдерде. Коррупциягә бәйле 1500 очрак теркәлгән.

Кайбер элекке министрларның кире Чечнягә кайтуларын да Кадыров үзенең уңышы итеп күрсәтә. Гәрчә алар янаулар булганга кайтканнарын белдерсә дә.

Кадыров сугышны бетерүе һәм әхлак белән мактана

Кадыров күрше Ингушетия белән Дагыстанда сугышчыларның көче арта баруын әйтеп килә. Чечнядә исә аның "акыллы" сәясәте аркасында тәртип урнашканы белән мактана. Әмма Кадыровның Мәскәү Чечнядә террорга каршы чарасын тәмамлый, дигән белдерүен Кремль, әле вакытсыз, дип кире какты.

Кадыровның "Чечня террор сугышын үз өстенә алып Русияне саклап калды", "Чечня – Русиянең әхлак нуры" кебек белдерүләре Мәскәү каршында аның дәрәҗәсен үстерми, ди белгечләр.

"Чечнягә бәйсезлек кирәкми, күп хатынлылык кирәк"

"Кечкенә республиканың үз үзен яшәтер хәле юк, аңа бәйсезлек кирәкми. Ә менә хатын-кызлар ирләрдән күбрәк булганга аларның "язмышын хәл итергә кирәк", диде Кадыров "Российская газета"га биргән әңгәмәсендә.

"Фахишәлек турында да канун юк бит, аның каравы Мәскәү урамнарында көн саен күпме хатын кыз сатыла? 15-20 кыз утырган фатирларга килеп аларны алып китәләр. Төн саен дистәләгән мең кыз сатыла. Ата-аналары кызларын укырга яки эшләргә җибәрә, ә алар тәннәрен сата," диде Кадыров.

Президент Чечняда фахишәлек юк, дип ышандыра. Шул ук әңгәмәсендә Кадыров Путинны "изге кеше" дип атый.

"Путин үзенең кыю карары белән Чечня халкын саклап калды. Ул миңа авыр чорда булышты. Мин аңа гомерем белән бурычлы. Моны онытсам – мин ир кеше түгел", диде Кадыров.

Алмашка җитәкчеләр җитәрлек

Кадыровның Чечня президенты урынында тагын күпмегә калуы – Мәскәү Кремле кулында. Русия президентының төбәккә җитәкчене читтән китереп кую гадәте булганы мәгълүм.

Күрше Ингушетиядә узган елның октяберендә президент итеп Юнысбәк Евкуров тәкъдим ителгән иде. Ике атна элек Мурманск өлкәсе губернаторы итеп дәүләт балыкчылык идарәсенең элекке башлыгы урынбасары Дмитрий Дмитриенко билгеләнде. Алмашка халыкка каршы көч кулланмаган, акылы һәм идарә итү тәҗрибәсе күбрәк булган җитәкчеләр дә бар, дип исәпли Мәскәү Кремле.
XS
SM
MD
LG