Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бензин арзан, юллар начар


Тикшеренүләр Русидә иң арзан бензинның Казанда булуын күрсәткән. Тик анда юллар начар булу сәбәпле казалар да еш була.

Русия Федераль дәүләт статистика хезмәте мартның соңгы атнасында Русиядәге бензин бәяләрен чагыштырып иң арзанлы АИ-92
бензины Казанда дигән нәтиҗәгә килгән. 30 мартта Казанда аның 1 литр бәясе 14 сум 98 тиен булган.

Уфада исә 92-ле бензин 17 сум 20 тиен тора.

Иң кыйммәте Анадырьда булган. Анда бу бензинны литрын 40 сум 80 тиеннән сатканнар.

Бар Русия буенча уртача бензин бәясе бер атна эчендә 7 тиенгә төшеп литрына 18 сум 3 тиенгә калган.

Аның каравы Казан февраль аенда Русия юллар иминлеге чагыштырмасында иң соңгы урынны алган.

Юллар начар булу сәбәпле анда 1 ай эчендә 86 юл казасы булган.

Бу турыда "Русия юллары иминлеге өчен" дип аталган төбәкара иҗтимагый үзәк үзе үткәргән тикшеренү тәниҗәсендә белдерә.

Төмән, Мәскәү, Архангельски, Түбән Новгород, Пенза, Липецки, Ижау һәм Уфа бу исемлектә алдынгы урыннарны алган.
XS
SM
MD
LG