Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Ямадаевны үтерүдә шикләнелүче тотылган


Русия тикшерүчеләре күренекле чечен, элекке Русия Дәүләт Думасы депутаты Руслан Ямадаевны үтерүче дип шикләнелгән кешене тотуын белдердә.

Руслан Ямадаев узган сентябрь аенда үтерелгән иде.

Шикләнелүченең исеме әйтелми. Ул сишәмбе Мәскәүдә тотылган.

Руслан Ямадаевның бертуганы, башта чечен бәйсезлек көчләре ягында сугышкан, соңрак Русия ягына күчеп Восток батальонын җитәкләгән Сулим Ямадаев март ахырында Дубайда үтерелде.

Дубай полициясе Сулим Ямадаевны Чечня президенты Рамзан Кадыровның якын беректәше Адәм Делимханов үтерткән дип исәпли.
XS
SM
MD
LG