Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова тыныч түгел (видео)


Полиция урам җыеннарына әзер
Полиция урам җыеннарына әзер

Протест чараларыннан соң 100ләп кеше кулга алынды. Президент урам җыеннарын оештыруда Романияне гаепләде. Кишиневтан Романия илчесе куылды.

Якшәмбе узган парламент сайлавында президент Владимир Воронин җитәкчелегендәге коммунистлар партиясе җиңде, дип игълан ителде. Бу инде күпчелекне коммунистрлар тәшкил иткән өченче парламент булачак.

Бүгенге урам җыеннарына халык кичәге кебек күпләп чыкмады. Кишиневның үзәк мәйданында меңгә якын кеше, күбесе студентлар җыелды.

"Биредә дистәләгән полиция бар, берничә йөз студент, алар тыныч. Юл аша парламент бинасы, аның янында да тыныч. Парламент бинасы янында полиция юк, алар барысы да президент бинасы каршында," дип хәбәр итте Азатлыкның Молдовадагы хәбәрчесе Валерия Виту.

Moldova protests
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00


Президент Романияне гаепләде

Президент Воронин сишәмбе урам җыеннарын оештыруда Романиядәге "кайбер көчләрне" гаепләде. Бүген Романиянең Кишиневтагы илчесенә 24 сәгать эчендә Молдовадан китәргә кушылды. Романия ватандашларына Молдовага виза кертелде.

Ике ил арасында чик буе нокталары ябылды. Бу – Романиядә укыган студентларның Молдовага кайтуларын һәм урам җыеннарында катнашуларын тыю өчен эшләнә, дип фаразлана. Романиядән Молдовага 20ләп журналист кертелмәгән.

Президент бүген министрлар белән очрашты. Вазгыятькә бәя биреп, ул протест чараларын оештыручы юлбашчылар чит илгә качкан, дип белдерде. 100дән артык кеше кулга алынган.

Кичәге протест чаралары вакытында президент бинасы түбәсендә Романия байраклары җилферди иде. Романия байрагы Молдованыкына охшаган. Хәзер ике ил булган, аларныд берсе – Романия Европа Берлегендә булган бу илләр икенче дөнья сугышына кадәр бер дәүләт иде.

Оппозиция көч куллануга каршы

Оппозиция үзенең көч куллануга катнашы булмаганын белдерә. Оппозиция уздырган тыныч урам җыеннарына хөкүмәт үз провокаторларын җибәргән, дип фаразлый алар.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы кабат көч кулланудан тыелырга чакырды.

"Без һәртөрле көч куллануны тәнкыйтьлибез. Молдова башкаласында якшәмбе көнне узган сайлаудан соң булган көч куллануга тәнкыйть белдерәбез. Сәяси тарафларны вазгыятьне йомшартырга чакырабыз," диде оешманың Кишиневтагы вәкиле Матти Сидорофф.

Студентлар Молдовага кертелми

Парламент сайлавында барлыгы тавышларның 30% гына алган оппозициядәге 3 фирка сайлау нәтиҗәләренә протест белдереп тавышларны кабат санауны таләп итте. Алар коммунистларны хәрәмләшүдә гаепләде. Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы тавыш бирүгә хакимиятләрнең катнашы булганын белдерде, ләкин сайлау халыкара стандартларга туры килде, диде.

Үзәк сайлау комиссиясе оппозициянең тавышларны кабат сайнау таләбен кире какты. Воронинның икенче президентлык мөддәте рәсми рәвештә бүген тәмамлана. Парламент яңа президентны сайлаганчы ул ил башлыгы булып калачак. Аның өченче тапкыр сайлану хокукы юк. Воронин парламент рәисе яки коммунистларның парламенттагы фракциясе башлыгы булыр, дип фаразлана.

Кишиневтагы хәлләрне Мәскәү аеруча зур игътибар белән күзәтә. Днестр буенда Русиянең меңгә якын гаскәрие бар. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Молдова оппозициясенең сайлауны кабат уздыру яки тавышларны яңадан санау таләбе "нигезсез" дип белдерде. Русиянең Дәүләт Думасы президент Воронинны яклап белдерү кабул итте һәм Европа Берлеге вә Романияне протестчыларның гамәлләрен тәнкыйтьләп чыгарга чакырды.

Замана үзенчәлеге

Кишиневтагы сишәмбе урам җыеннарын күбесенчә яшьләр оештырды. Бу хакта тиз хәбәр тарату һәм халыкны җыю өчен алар инглизчә эшләүче facebook һәм twitter кебек социаль челтәрләрне кулланган. Молдовадагы яшьләр оешмалары электрон почта һәм смс аша урам җыеннарына чакырулар алган.

XS
SM
MD
LG