Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дә, халык саны кими, ә изгеләр үрчи бара


Бик еш ишетелә торган “Святая Русь” термины бу илнең үзенең генә түгел - халкының да “изгелеген” нигезләргә тиештер инде. Ә беренче чиратта – тарихи шәхесләрен.

Шөкер, алары – җитәрлек. 1240 – 42-нче елларда тевтон рыцарьларын “Ледовое побоище”да җиңгән Александр Невский, шулай ук темник, ягъни 1000 гаскәрле Мамайны тар-мар иткән Дмитрий Донскойлардан алып…

Әлбәттә инде, кенәз Александрның Сартак хан белән, үз каннарын кушып эчкәч, андларга, ягъни туганнан да якынрак кешеләргә әйләнүен, ә рыцарьларның “зело бояхуся имени татарьского” дигән тарихи мәгълүматны искә алмыйча.

Шулай ук кенәз Дмитрийның “Мамаево побоище”сы урынында – Непрядва елгасы буендагы “сугышын” раслаучы бер генә нәрсә дә табылмавына карамастан. Күптән түгел мәрхүм Алексий II-нче дә изгеләштерелде. Яңа патриарх Кирилл да изгеләр сафын тулыландырыр кебек. Юкса Сембер өлкәсенең үзәк чиркәвендә Изге Сергий Радонежский сурәте, аның бу вазифага керешүенә шатланып, “мироточить” итмәгән булыр иде.

Кая карама изге су куллану да бу илнең изгелеген раслыйдыр. Әнә бит Чеченстанга үз иленең ватандашларын кырырга китүче десантникларны архиепископ изге су сибеп озата иде. Бервакыт өлкә мөфтие Фатыйх хәзрәтне дә шундый гамәлгә өндәгәннәр. Ләкин ул: “Үз ватандашларына каршы сугышка китүчеләрне хуплый алмыйм”, дип мондый гамәлдән баш тарткан иде.

Сембер халкының иң яратып ял итә торган урыны – Винновка куаклыгы. Бигрәк тә тәмле сулы чишмәгә күпләр махсус су алырга йөриләр. Аны да “изгеләштереп”, корылмасын төрле иконалар белән бизәделәр. Хәзер мөселман халкы бирегә суга йөрми инде, чөнки, “чукындырылган” су эчәргә күңел тартмый, диләр.

Винновка куаклыгы үзе исә ташландык хәлгә килә бара. Андагы картаеп черегән һәм ауган агачларны җыеп, бу гүзәл ял урынын тәртипкә китерү өчен, өлкә башлыгы 210 мең рубль акча да бүлеп биргән. Ләкин эше генә күренми әлегә. Бары тик текә яр башында урнашкан “Гончаров беседкасын” койма белән уратып алуга гына җиткән кебек бу акча. Чөнки кемгәдер ул “комачаулаган” – аны мәсхәрәләгәннәр дә иде. Югыйсә, бу корылма үзе үк архитектура һәйкәле булып та тора. Чөнки Сембер халкының горурлыгы Иван Гончаров нәкъ шушы урында – Иделнең текә ярбашында үзенең данлыклы “Обломов” романын язган, диләр.

Шөкер, дияргә дә буладыр: Иван Гончаров әлегә “изгеләр” рәтенә кертелмәгән. Шушы арада өлкә башлыгы Сергей Морозов изге Петр белән Февронья һәйкәле булдыру башлангычы белән чыкты.

Аның халыкка акча җыю буенча мөрәҗәгатендә өлешчә болай диелгән: “Мәхәббәткә һәм никахка тугрылыклы Петр белән Февронья һәйкәле безнең яшь буын өчен табыну урыны булсын, бу ике изге - гаилә ныклыгын саклаучы фәрештәләр булып торсыннар”.

Баксаң, бу ике персонаждан үрнәк алырлык әллә ни юк та икән. Муром кенәзе Петр проказа – махау авыруына дучар булган. Февронья аны дәвалап аякка бастырган. Башта ул, әгәр чирдән коткарса, Февроньяга өйләнергә вәгъдә иткән, әммә сүзен тотмаган. Шунлыктан бу чир аңа янә кайткан. Нәтиҗәдә кенәз гади кызга өйләнергә мәҗбүр булган. Бу пар үз гомерләрен монах сыйфатында кичергәннәр һәм монах булып үлгәннәр дә.

Тик бу очракта Сергей Морозовның тырышлыклары аңлашылып та бетми. Аның “Патриот тудыр!” дигән өндәмәсе бөтен ил буенча яңгыраш тапты ич. Максаты да күркәм кебек иде – илдә халык санының кимү баруына каршы тору. Ә бу очракта шушы бала тапмаган монахлар һәйкәле хәстәрләре аның омтылышларына капма-каршы да килә кебек.

Интеннеттагы http://www.rf-agency.ru/acn/stat_ru сайтына ышансаң, Рәсәйнең демография хәлләре, чынлап та, хәвефләнерлек икән. 1997 елдан алып, Русиянең 79 төбәгендә бала табу кимегән, 60-ында үлем-китем арткан. Ел саен 8 миллион аборт ясала, ди. Аларның процент ярымы – бала туар алдыннан - соңгы чиктә. Бу исә 90000 туарга әзер җанны акча түләп юк итү булып чыга. Үзләрен чын Праваслау дип санаучылар нибары 4,5 процент кына. Аена бер генә мәртәбә чиркәүгә баручылар – 8, елына бер мәртәбә – 18, аннан да сирәгрәк йөрүчеләр – 15, ә бөтенләй йөрмәүчеләр саны – 59 процент.

Илдә алкоголиклар саны 4,5 миллион, наркоманнар - 2,370 мең, психик авырулар 978 мең, ВИЧлар – 960 мең. 2008-елда елда 50 мең кеше хәбәрсез югалган. Рәсәйлеләрнең 60 проценты – баласыз. Ел саен 30 мең кеше наркотиклардан үлә.” Мондый вәзгыятьтә Чиркәү белән Мәскәү даирәләренең “изгеләрне” үрчетү тырышлыкларын аңлау да кыен. Бәлки, изгеләр урынына гади халыкны кеше дип санау урынлырак булыр иде. Әлбәттә, шушы исәпкә инородецларны да кертеп.
XS
SM
MD
LG