Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кишиневта митингка халык җыелмады


Молдова президенты Владимир Воронин якшәмбе көнне үткән парламент сайлауда бирелгән тавышларны тулысынча яңадан санарга чакырды.

Тавыш бирүдән соң Воронниның коммунистлар фиркасенең җиңүе игълан ителгәч бу атнада башкала Кишиневта чуалышлар булып алды.

Воронин бүген тавышларны яңадан санау турында карар чыгаруны сорап рәсми рәвештә Конституцион мәхкамәгә мөрәҗәгать итте.

Бу илдә сәяси тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклау өчен кирәк диде Воронин.

Тавышларны яңадан санау коммунистларны хәрәмләшүдә гаепләүче оппозициянең төп таләпләреннән берсе иде.
Кишиневта сишәмбе чуалышлары

Оппозиция узган дүшәмбе һәм сишәмбе булган зур урам җыеннарын җомга көнне дә кабатларга җыенган иде.

Интернетта тыныч демонстрациягә чакырып киңкүләм эшчәнлек барса да, халык җыелмады. Интернетта демонстрациянең тыныч булуын күрсәтү өчен җыенга чәчәкләр күтәреп килү соралган иде.

Әмма анда катнашырга мөмкин кешеләрне атна башындагы чуалышлардан соң үткән киңкүләм тоткарлаулар һәм хакимиятнең кисәтүләре куркыткан була ала.

Атнакич коммунист премьер-министр Зинаида Гречеании көч куллануларга каршы утлы корал куллану белән янады.
Зинаида Гречеании

"Молдова тарихындагы иң зур җинаятьне оештыручылар җомга һәм якшәмбе дәүләтнең башка оешмаларын җимерү өчен тагын балаларны кулланырга җыена. Моңа юл куелса, корбансыз булмаячак. Молдова конституциясен саклау өчен милиция барлык чараларны, шул исәптән кораллар да кулланачак", - диде Гречеании.

Кишиневта курку хөкем сөргәндә, Молдова эчке эшләр министрлыгы Русия матбугатында чыккан, Русиянең Кишиневка яшь газы гранаталары җибәрүе турындагы хәбәрләрне кире какты.

5 апрельдә үткән сайлау нәтиҗәсендә 101 урынлы парламентта коммунистлар 60 урын алачак. Киләсе президентны парламентта үзләре генә сайлау өчен исә аларга кимендә 61 тавыш кирәк.
XS
SM
MD
LG