Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикә" һәм "Татарстан"да яңа җитәкчеләр көтелә


Казанда басылучы "Сөембикә" журналының баш мөхәррире итеп Татэнерго ширкәтендә эшләүче 38 яшьлек Ләйсән Юнысованы билгеләү мәсьәләсе карала.

Элекке баш мөхәррир Фирая Бәдретдинова бу атна башында вазифасыннан китүен белдергән иде.

Үзгәрешләр "Татарстан" журналында да көтелә. Күп еллар буе бу басманың баш мөхәррире булып торган Рифат Фаттахов урынына Татмедиа агентлыгы Айдар Сәлимгәрәевне куярга тели.

Татарстандагы дәүләт ярдамендә эшләүче киңкүләм мәгълумат чаралары Татмедиа агентлыгына карый.
XS
SM
MD
LG