Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кишиневта урам җыенында меңләгән кеше катнашты


Молдова башкаласы Кишиневта яңадан каршылык чаралары узды. Анда 5 меңләп кеше катнашты, дип хәбәр ителә. Күзәтүчеләр катнашучыларның күбесе олырак яшьтәге кешеләр иде, дип белдерә.

Урам җыенында чыгыш ясап оппозициядәге либерал-демократик партия башлыгы Влад Филат иминлек көчләренең элекке каршылык чараларында катнашучыларга каршы көч куллануда гаепләп чыкты.

Үзәк сайлау комиссиясе 5 апрель узган парламент сайлавы нәтиҗәләрен дөрес дип игълан итте. Сайлауда күпчелек тавышларны президент Владимир Воронин җитәкчелегендәге коммунистлар фиркасе алды, дип хәбәр ителгән иде. Сайлау комиссиясенең 9 әгъзасенең өчесе сайлау вакытында "җитди канун бозулар булды", дип белдерде.

Урам җыены вакытында җәрәһәтләр алган 23 яшьлек оппозиция вәкиле Валерий Бобок вафат булды. Аның ата-аналары улының кулга алынгач кыйналган булуын сөйләде. Милиция егетнең яшьләндерү газыннан үлгәнен хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG