Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Барс Кыйтга хоккей лигасы чемпионы булды


Ак Барс такымы Ярославльнең Локомотив такымын 1:0 исәбе белән җиңде.

Җомга көнне Кыйтга хоккей беренчелеге финал плей-офф уеннарының Ярославльдә үткән алтынчы матчында Казанның Ак Барс такымы Ярославльнең Локомотив такымын 3:2 исәбе белән җиңгән иде.

Җиденче, соңгы уены 12 апрель, якшәмбе көнне Казанда үтте. Ак Барска Гагарин Кәсәсен тапшыру очраклы рәвештә Космонавтика көненә туры килде.

Хоккейчыларны җиңү белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Кыйтга хоккей лигасы җитәкчеләре Вячеслав Фетисов, Владислав Третьяк котлады.
XS
SM
MD
LG