Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” галәмгә чыкты


Кыйтга хоккей лигасында беренчелекне яулап “Ак Барс” такымы галәмгә чыгуга тиң җиңүгә иреште.

Дүшәмбегә каршы төндә Татарстан халкы һәм Русиядә “Ак Барс” такымы өчен җан атучылар шау-гөр килеп бәйрәм итте. “Барсларның” чемпион булганын ишеткәч, халык барлык эшләрен калдырып урамга чыкты. Мәсәлән, Казан кинотеатрларының берсендә, кино карарга килгән тамашачыларга да кино уртасында “Ак барс” чемпион дип кереп әйтүгә, күпләр шул ук мизгелдә үз урыннарын калдырып бәйрәм итә башлаган. Казан урамнарында исә алма төшердәй дә урын булмады. Яшьләр Татарстан аләмнәрен күтәреп, аларны машиналарга беркетеп, төрле шигарьләр кычкырып төн буе шау-шу килде.

Сер түгел, күпләр “барслылар”дан мондый җиңүне көтмәгән иде. Спорт белгечләре үзләре үк, “Локомотив” такымының көчле уйнауларын күреп, чемпионлыкны аларга юраган иде. Финал уеннарының озакка сузылуын исә, күпләр акча эшләү ысулына гына кайтарып калдырды. Әмма татарстанлылар күңел түрендә барыбер дә үз такымнарының җиңүенә ышанды. Җомга Ярославльдән җиңү белән кайткан “Ак барс”ларны Казан һава аланында меңгә якын җанатар каршы алды. Алар һичшиксез, якшәмбе булачак уенда “барсларның” җиңүенә ышанган, мөгаен.

"Ак Барс"ка җиңү китергән алка
Хәлиткеч уенга Ярославльдән 4 очкыч, 2 автобус җанатар килсә дә, күп кенә белгечләрне, соңгы уенда “Русия тимер юллары” ширкәте җитәкчесе Владимир Якунинның килмәве бераз шикләндерде. Чөнки ул “Локомотив”ның иң бай, иң куәтле, төп химәячесе, буларак бу уенны карарга тиеш булган. Билгеле, Якунин дәрәҗәле җитәкче, күп еллар урыс милләте идеологиясен саклап килде, ди белгечләр. Заманында, кайберәүләр хәтта аны ил президенты булачак, дип тә фаразлаган иде. Димәк, Мәскәү фатихасы чемпионлыкны алуда баштан ук Ярославльгә бирелгән булган.

Тимер юл мәсьәләсендә Татарстанның проблемалары күп. Кризис сәбәпле, Казанда икенче тимерьюл вокзалын төзү планнарын туктатулары да билгеле. Бер ара, Татарстан чемпионлыкны Ярославльгә бирсә, “Русия тимер юллары” башлыгы республикада икенче тимерьюл вокзалын да салырга вәгъдә иткән дигән сүзләр дә йөрде. Әмма вәзгыять үзгәрде. “Ак барс”ның алтынчы уенда җиңүе, соңгы уенга Якунинның килмәве, мәсьәләнең алдан сөйләшенеп куелганына түгел, ә бар нәрсәнең бозда хәл ителәчәгенә өмет уятты.

“Ак барс” чемпион булды. Хәзер Татарстанга яңа тимер юл вокзалы тәтемәс, мөгаен, ди белгечләр. “Ак Барс” такымы сәхифәсендә фикер алышуда күбрәк котлаулар булса, “Локомотив” сәхифәсендә исә, ике такым да акчага сатылган дигән фикерләр бар. Спорт журналисты Радик Сабиров исә уенның гадел булуына ышана.

“Казанга беренче тапкыр “Кыйтга хоккей лигасы” башлыгы Александр Медведев килде. “Ак Барс” такымын яратмаганы аның күзеннән үк күренеп тора. Әмма уенда Миңтимер Шәймиевне күргәч тынычландым. Аның каршында инде хөкемдарлар тәртипне бозмады. Уенда гаделлек хөкем сөрде. Финал уеннары турында имеш-мимешләр күп булды. Янәсе ярославльлеләр Казанда Универсиадага кайбер корылмалар, тимер юл вокзалы төзеп бирергә вәгъдә иткән икән. Әмма бу фаразлар чынга ашмады. Спорт гаделлеге җиңеп чыкты”, ди Радик Сабиров.

Спорт журналисты Илнар Хөснуллин да финал уеннарын алдан төзелгән сценарий буенча алып барып булмавын әйтә.

“Мин сатылганнар димим. Күз яшьләрне чыгару, аяк-кулларны сындыру, капка кырыена эләккән алкалар. Мондый спектакль куеп булмас иде. Соңгы уенда куркыныч хәлләр булды. Аларны уйлап чыгарып та, алканы махсус кертмичә дә булмый. Кешеләр сатылды, яки сатып алдылар дип уйлыйлар икән, болай җавап бирәм. Сатып алучы, сатылучыдан күпкә әйбәтрәк. Кеше сатылган икән, димәк аның намусы юк”, ди Илнар Хөснуллин.

Чехиядәге ялын 5 көнгә кыскартып, президент Миңтимер Шәймиев тә соңгы уенга кайтты. Шулай ук аның белән бергә уенны Ярославль губернаторы Сергей Вахруков та күзәтте. Үз чыгышында Шәймиевнең, гадел юл белән дә җиңүгә ирешеп була икән, дигәне, тагын бер кат мәсьәләнең бозда хәл ителгәненә ышандырды.

Быел “Ак Барс” алтынны яуласа да, спорт белгечләре “Локомотивны” соңгы ике елдагы иң көчле хоккей командасы дип таный.

“Ак Барс” быелның иң көчле такымы, ә “Локомотив” ике елның иң көчле такымы. Алар былтыр да финалга чыгып, “Салават Юлаев”ка оттырдылар, быел да бәхет елмаймады. Ике сезонны бергә кушсак “Локомотив” иң көчле такым”, ди Илнар Хөснуллин.

Русиянең борынгы шәһәре, 1000 еллыгына әзерләнгән Ярославльнең сәяси ресурслары көчле булса да, “Ак Барс” җиңде. “Рубин” футбол такымыннан соң, “Ак Барс” республикада чемпионнар рәтен тулыландырды. Казан, чын мәгънәсендә, Русиянең спорт башкаласы исемендә таныла башлады.

Татарстан халкы “Ак Барс” – чемпион дип шашса да, республикада моңа каршы булучылар да бар. Мәсәлән, “Матбугат.ру” сәхифәсендәге фикер алышуда бер катнашучы “театрга, югары уку йортларына, милли китап ханәгә, татар теленә, милли телевидениягә игътибар да, акча да юк, ә спортчыларга миллионнар табыла", дигән. Фикер алышуда Татарстанда “Ак Барс” җиңүен бәйрәм итеп йөрүне “пир во время чумы” диючеләр дә бар. Алар фикеренчә, кризис вакытында болай бәйрәм итеп йөрү татарларга бер дә килешми.
XS
SM
MD
LG