Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигърият ае дәвам итә


Башкортстанның Язучылар берлегендәге татар әдипләре берләшмәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узды.

Апрель - шигърият ае. Әле күптән түгел генә Бәләбәйдә “Илһам чишмәләре” фестивале булып үткән иде. 13 апрель Башкортстанның Язучылар берлегендәге татар әдипләре берләшмәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узды. Анда катнашкан шагыйрьләр шигырьләрен укып ирештерде, сорауларга җавап бирде.

Очрашуда мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту торышы, башка проблемалар тикшерелергә тиеш булса да, ул узмады. Сәбәбе - очрашуда берничә башкорт шагыйре катнашуыннан. Шул сәбәпле татар теле укытучылары да, язучылар да ачылып китә алмадылар. Толерантлыкмы, куркаклыкмы, моны үзләре генә белә.
XS
SM
MD
LG