Әфганстанда 10 ел буена барган сугыш нәтиҗәсендә 14 меңнән артык совет солдаты һәлак булды, дистә меңе яраланды. Шушы вәзгыять белән таныш булган, яңача уйлый башлаган Русия җәмәгатьчелеге әлеге үлем-яралануларны узган гасырның 90-нчы елларында бик нык тәнкыйть итә башлады. Әфганстанга бәреп керү кирәкмәгән корбаннарга китерде, дип санады. Шул ук елларда Мәскәү телевидениесеннән чыгыш ясаган саклану министрлыгы вәкиле мондый сүзләре әйткән иде:
“Әфганстанда 10 елда 14 мең хәрби үлсә, бездә юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 40 меңләп кеше үлә.” Зур дәрәҗәдәге хәрби, фамилиясе хәзер хәтердә түгел, Әфганстанда һәлак булганнарны менә шундый ысул белән аклап чыгарга теләде. Моннан соң егерме елга якын вакыт узды. Хәрбиләрнең чагыштыру китерүләре дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Чаллы хәрби комиссары Рәшит Ильясов бер киңәшмәдә мондый саннар китерде:
“2005 елдан алып бүгенгә кадәр Русия армиясендә хезмәт вакытында өч Чаллы кешесе һәлак булды. 2005 елда бер хәрби үз-үзенә кул салды. 2006 елда берәү юл һәлакәтенә очрады, 2008 елда контракты булган хәрби сугыш хәрәкәтләрендә үлде. Шушы вакыт эчендә ике Чаллылы гарипләнү алды”, диде.
Хәрби комиссар тыныч тормыштагы яшьләр үлеменә, аларның яшәү рәвешләренә игътибар итә. 2005 елдан башлап, Чаллы 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 106 кеше үлгән. Хәрби хезмәттән җитләшкән 530 егет хөкем ителгән, 580 кеше наркодиспансерда теркәлгән, 214-енә ВИЧ-СПИД диагнозы куелган. Менә шундый коры саннар.
2000 елда Чаллыга килгән бер генерал әңгәмә вакытында – “Русия армиясендәге дедовщина балалар бакчасыннан башлана. Ул мәктәптә, югары уку йортларында дәвам итә һәм армиягә килеп җитә”, дип белдергән иде.