Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Крюковны психик авыруларга тикшермәкчеләр


Интернет сәхифәләрендә тирән фикерле, көн кадагына сугып бирелгән язмаларның авторы - Сергей Крюков психик авырумы?

Кыргызстаннан Сембергә килгән Сергей Крюков хокук саклаучыларның тирән игътибарына лаек булган. Шул уңайдан без Сергей әфәнде белән әңгәмә кордык.

- Хокук саклаучылар игътибарына җәлеп ителүеңнең сәбәпләре нәрсәдә?

- Милиция хезмәткәре Бутусов әйтүенчә, барча мәгълүматлар да дә ФСБ-дан килгәннәр икән. 30 март көнне мине беренче мәртәбә сорау алуга чакырып, кәрәзле телефонымны алып калдылар. Ә икенче көнне “телефоныңны алырга кил” дип чакырдылар да, юләрләр йорты – Карамзинкага алып киттеләр.

Монда алар минем дингә карата мөнәсәбәтемне сорадылар. Мин исә ислам динен ихтирам итүемне һәм аны өйрәнүемне әйттем. Аларның сүзләренә караганда, ислам – ул террорчылар дине. Имеш, алар Урта Азиядән, Кавказдан килеп, наркотиклар тарату белән генә шөгыльләнәләр. Миңа бүген дә чакыру килде. Тагын көчләп шул ук Карамзинкага алып китүләре дә ихтимал.

- Сиңа наркотиклар тарату гаебе чәпемәгәннәрдер бит әле. Нәрсәдә гаеплиләр соң сине?

- Мин интернетта Русиядге тәртипләрне тәнкыйтьләүче язмалар чыгарам. Начар ният белән түгел – Кыргызстандагы кебек үзара яхшы – кешечә мөнәсәбәтләр булсын иде дигән теләктән генә. Анда бит чынлап та бик итәгатьле халык яши. Үзара мөнәсәбәт, дисеңме, ихтирамлы сөйләшү дисеңме – барысы да кешечә. Ә Русиядә – бөтенләй башкача.

- Ә Чаллы белән элемтәләрең нидән гыйбарәт?

- Рафис Кашапов мине мәхкәмәгә иҗтимагый яклаучы-адвокат сыйфатында чакырган иде. Минем өстән тикшерү эше барганга күрә, шәһәрдән китү өчен рөхсәт алырга тиешмен. Бу гозергә җавап итеп, тикшерүче үз янына чакырды да, Карамзинкага урнаштыру белән куркытты. 14 апрельдә Чаллыга китәрәргә тиеш идем, булмады…

- Ә киләчәктә Русия белән мөнәсәбәтләреңне ничек күзаллыйсың?

- Русиядән китәргә кирәктер инде. Мондый илдә яшәү мөмкинлеген күрмим. Үземә дә, балаларыма да… 1992 елгы җепшеклек еллары кайтыр, монда да ватандашлар җәмгыяте урнашыр дигән өмет бар иде. Монда эш хакы югарырак – яхшы эш табып, балалар үстерү иде максатым. Булмас кебек.

Ә мине эзәрлекләүләр – интернетка элгән язмаларым аркасында гына. Мин бит милләтара ызгышларга өндәмим: бары тик тикшерү һәм аналитика гына. Ә сүз иреге исә - Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән һәм хәтта Русия конституциясе тарафыннан да гарантияләнгән нәрсә. Шулай ук Русия хакимияте дә кул куйган халыкара килешүләр буенча да, ил җитәкчеләренең сүз иреген тыярга хаклары юк. Ә монда… Мине - тикшерү өчен дип чакырдылар да, юләрләр йортына алып киттеләр.

Ә үзебездән шуны да өстәргә кирәктер. Сергей кебекләр генә түгел – генерал Петр Григоренко кебекләрне дә юләрләр йортына тыккан илдә яшәргә Ходай язган шул безгә. Режимнар үзгәрсә дә, күп гасырлар буена тамыр җәйгән “Закон что дышло, куда повернул – туда и вышло” дигән халык акылы гамәлдә кала бирә.

Әлеге тапшыру әзерләнгәндә Сергей Крюков үзе телефон аша шалтыратып, факс аша мәхкәмә карарын җибәрде. Карары менә нинди: “Кулга алынмаган, шик астында торучы, 1964 елда туган Сергей Викторович Крюковны психик авыруларга тикшерү өчен Н. М. Карамзин исемендәге ГУЗ УОКПБ психиатрик стационарга урнаштыруны рөхсәт итәргә”.

Димәк, интернеттагы тирән фикерле, көн кадагына сугып бирелгән язмаларның авторы психик авыру булып чыга.

Әлеге карар өстеннән шикаять 10 тәүлек арасында өлкә мәхкәмәсенә тапшырыла ала. Дөрес, өлкә мәхкәмәсенең дә бу карар белән ризалашуына Сергей Крюков шикләнми дә. Чөнки хәтта адвокат та, гаепләүче як белән бер үк фикердә булып чыккан. Шуңа да карамастан, Крюков әфәнде Страсбурга кадәр барып җитәргә бурыч куйган үз алдына.
XS
SM
MD
LG