Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран мөмкин һөҗүмнәргә әзер


Иран президенты Мәхмуд Әхмәдинеҗад, бер ил дә Иранга һөҗүм итәргә кыймас, дип белдерде. Бу хакта ул Армия көнненә багышланган парадта чыгыш ясаганда әйтте.

Соңгы вакытта дөньяда Иранның атом программасы тирәсендә киеренкелек арта. Күптән түгел, Израиль премьер-министры Бенджамин Нетаньяху Иранның атом корылмаларына һөҗүм итү турында боерык бирергә мөмкин, дигән хәбәр таралды.

Израиль президенты бу хәбәрне кире какты. Шемон Перес атом программасы мәсьәләсен хәрби юллар белән хәл итеп булмый дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG