Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ христианнар Пасха бәйрәмен билгели


Казан – Православ христианнар бүген Пасха бәйрәмен билгели. Керәшен татарлары аны үзенчә Олы көн дип атый. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев республиканың православ ватандашларына үзенең тәбрикләрен җиткерде.

Русия чиркәүләрендә Пасха гыйбәдәтләрендә 4 миллион ярым кеше катнашкан, дип хәбәр ителә. Мәскәүнең Гайсә Мәсих чиркәвендә үткән йолада Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин катнашкан.
XS
SM
MD
LG