Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женева конференциясенә 5 ил бойкот белдерде


Сидней – Австралия белән Нидерланд, Кушма Штатлар, Канада һәм Израилгә ияреп, киләсе атнада Женевада үтәчәк расизмга каршы көрәшкә багышланган конференциягә бойкот белдерде.

Әлеге 5 ил Берләшкән Милләтләр химаясендә үтәчәк бу җыен Израил һәм Көнбатышка каршы белдерүләр ясау урынына әйләнәчәк дип борчыла.

2001 елда Көньяк Африка республикасында үткән конференциядә гарәп илләре сионизмны расизмның бер шәкеле итеп танырга чакыргач, Кушма Штатлар һәм Израил ул җыенны ташлап киткән иде.
XS
SM
MD
LG