Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең “Чишмә” телевизион тапшыруына 20 ел тулды


Бөтен СССР буенча беренче булып 1988 елда дөньяга аваз салган “Туган тел” оешмасы үзенең иң зур уңышлары итеп, “Өмет” гәзитен һәм “Чишмә” телевизион тапшыруын тудыруны саный.

Оешма башта ук төп бурычлары итеп милли мәгълүмат чаралары булдыруны куйган иде. Җепшеклек еллары иде бит: КПСС өлкә комитетының идеология бүлеге җитәкчесе Валентина Баскакова Мәскәүдән 3 төп халык – татар, чуаш, эрзә телләрендә милли гәзитләр һәм телетапшырулар оештыруга рөхсәт алып кайтты.

Ләкин тагын бер “сәбәп” табыла язды: имеш, белгечләр юк. Шөкер, “Туган тел” активистлары бу киртәне дә җиңеп чыга алдылар. ГТРК башлыгы Юрий Гражданцевка: “Күктән манный ботка көтеп ятып үлү урынына - сохари ашап кына булса да, исән калу хәерлерәк бит, әйдәгез, үзебез оештырып карыйк”, дияргә туры килде. Аңлы кеше булып чыкты: ризалашты һәм бу эшкә җапаплы Римма Шепельковага юнәлтте. Соңгысы тыңлап карады да, сценарий әзерләргә кушты.

Төзелгән сценарий белән танышкач, оештырырга фатиха да бирде. Димәк, юл ачык – эш үзебездән генә тора. 1989 елның 17 апрелендә эфирга чыккан беренче тапшыруда “Туган тел” идарәсе әгъзалары алда торган милли проблемаларны чишү юллары турында сүз тоттылар. Тулы 1 сәгатьлек тапшыруның икенче өлеше Тукайга багышланган иде. Бу турыдагы нотыкны Әлфия Рамазанова җитәкчелегендәге “Чулпан” ансамбле Тукай шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән тулындырып барды.

Тамашачы исә беренче татарча тапшыруны бик тә җылы кабул итте. Хәтта “Социалистик Татарстан” гәзитендә бу турыда язмалар чыкты. Һәм бу тапшыру “Чишмә”нең “челтери” башлавын гына түгел – аның киләчәге өметле икәнен дә раслады, дияргә була. Аена 1 сәгатьлек вакыт бирелгән тапшыруларның икенчесе милли бәйрәмебез Сабантуйга багышланган иде: бу бәйрәмгә әзерлек чаралары, аның милли эчтәлеге һәм йолалары турында - 3 кисәк.

Өченче тапшыруның максаты итеп үрнәк татар гаиләләре белән таныштыру куелды. Монсына инде КДУның 3-нче курсын тәмамлаган стундентлар Рамис Сафин белән Дамир Таҗиев та үз өлешләрен керттеләр. Практика узгач, Дамир китте, ә Рамис, шөкер, даими эштә калып, университетны читтән торып тәмалады Тагын бер шөкер: Ульян өлкәсеннән үрнәк алыпмы инде, кайбер башка өлкәләрдә дә телевизион тапшырулар ачылдылар. Тик шунысын аңлап та, аклап та булмыйдыр: Бразилиягә качып киткән урыслар өчен, Бразилия киңлекләрендә дә урысча тапшыруларга акча тапкан Мәскәү - үз “инородецлары” телләрендәге тапшыруларны тамагына утырган сөяктәй кабул итте.

Башта РТР түрәләре “Чишмә”нең вакытын кисте, соңрак аны кеше эштә булган, шунлыктан тыңлаучысы бик кимегән вакытка күчерделәр. Мондый һөҗүмнәргә каршы “Туган тел”нең генә түгел – Автономиянең протест-гозерләрен дә игътибарга алмадылар. Киресенчә, 2006 елның 1 апрелендә бөтенләй тончыктырдылар да…

Шөкер әле, дияргә кирәк: Сембердә ифрат та уңган-булган мукшы-эрзә егете Владислав Советкин 1990 елларда ук “2х2 Иделдә” дигән телевизион канал ачып җибәргән иде. Ул, бераз табышка да өметләнептер инде, татарча музыкаль котлаулар да оештырды. Рамилә Сафина алып барган бу тапшыру абруйлы булып чыкты: байтак түләүле тәбрикләр, аларга өстәп соралган милли җырлардан торган тапшыру популырлык та казанды. Һәм бу каналның татар арасында абруе да югары күтәрелде.

Бәлки шуның тәэсире дә булгандыр: бу канал РТРдан куылган “Чишмә”безне дә үз канаты астына сыендырды: 2007 елның 7 июленнән “Чишмә” янә “челтери” башлады. Дөрес, бу канал кабул итү радиусы белән мактана алмый: аның дулкыннары 40 чамасы чакрымга гына тарала. Шулай да, эрзә егете Советкинга олуг рәхмәтләр укый телевизор тамашачысы. Һәм, әлбәттә инде, Рамилә Сафинага да. Ул мөмкин кадәр мәдәни чаралардан репортажлар бирә, милләттәшләребезне дә мөһим хәбәрләр белән таныштырып килә.

Ә ачкүз Мәскәүгә өметләрнең булганы да шиңә бара инде. Тәүлекләр буе эшләүче махсус праваслау каналы гына да ни тора бит! Бу канал ашаган акчада мөселман халыклары өлеше дә булуга карамастан…
XS
SM
MD
LG