Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы мәхкәмәдә


Росохранкультураның Идел буе бүлгесе идарәсе Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын мәхкәмәгә бирде.

Бу көннәрдә төзүчеләр министрлыкның яңа бинасы гөмбәзләрен ясау мәшәкатендә. Монда кыш көне дә эш туктап тормады. Росохранкультура белән министрлык арасында тартыш бу яңа бинага нигез салынгач та башланган иде.

Хәзер инде бу мәсьәләгә федераль газеталар да игътибар итә башлады. “Российская газета” язуынча, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицияләр сәясәте башлыгы Илдар Гафуров, Росохранкультурада архитекторлар эшләми, күп нәрсәне алар аңламый, дип белдерә.

Гафуров сүзләренчә, бу бинаны әйдәп баручы архитекторлар планлаштырган. Ике ел элек Казанның шәһәр төзелеше шурасы раслаган. Һәм министрлык ул вакытта Самардагы Росохранкультураның Идел буе бүлгесенә хат та җибәргән булган. Әмма “җавап булмады”, ди Гафуров.

Билгеле булганча, министрлык бу яңа бинаны Казан Кирмәне янында сала. Халыкара таләпләргә күрә UNESCOның дөнья мәдәни мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлеккә ия урын бөтен яктан да яхшы күренеп торырга тиеш. Аның тирәсендә яңа корылмалар төзү бөтенләй тыела. Бары тик моңа кадәр булганнарын гына төзекләндерү, ягъни сипләү рөхсәт ителә.

Министрлыкның яңа бинасы 980 миллион сум тора, ярты акча тотылган инде, дип белдерә “Российская газета”. Төзелеп бетмәгән килеш үк бу бина “патша сарае”на ошап тора. Биеклеге 50 метр булачак һәм сылап ясалган бизәкләрдән торачак.

Әмма Росохранкультура бу бина Кирмәннең манзарасын бозачак, дип белдерә. “Российская газета” язуынча эшне мәхкәмәгә тапшырганчы, Росохранкультура Татарстан президентына һәм республика прокуратурасына мөрәҗәгать иткән булган. Күчермәсе Русиянең Баш прокуратурасына да җибәрелгән. Әле күптән түгел генә булган тикшерү төзелешне туктату таләбенең үтәлмәвен ачыклаган.

Росохранкультураның Идел буе бүлгесе идарәсе башлыгы урынбасары Елена Сергеевага Казанның баш архитекторы Эрнст Мәүлетов, төзелеш барган җирдә бернинди дә “саклау өлеше”, ягъни “охранная зона” юк, дип белдергән. Билгеле булганча, UNESCOның дөнья мәдәни мирасы исемлегенә кергән тарихи истәлеккә ия урыннарның чигендә билгеле беркадәр җир “саклау өлеше” булып тора.

Сергеева әйтүенчә, бина язмышын уртак фикергә килеп - биеклеген киметеп, алгы ягын үзгәртеп тә хәл итергә мөмкин. Күрәсең, Росохранкультураның бинаны сүттереп иң катгый чараларга барасы килми, ахыры.

Моннан бер ел чамасы элек, министрлык бинасына субайлар гына суга башлаган вакытта Кирмәненең уң ягында ук “Антика” ширкәте бик кыйммәтле йортларның өченчесен төзеп бетерә башлагач, тарихи урынның манзарасы бозыла дип, шау-шу купкан иде инде. Бу проблемага әле дә нокта куелмаган.
XS
SM
MD
LG