Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш вәкилләре БМОның расизм җыеныннан китте


Женевада БМОның расизм турындагы конференциясендә Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Израиль хөкүмәтен "расист" дип атаганнан соң, көнбатыш илләре вәкилләре җыеннан чыгып китте.

Әхмәдиниҗатның чыгышына кадәр Израиль бу җыенда аның катнашуына ризасызлык белдереп Швецариядәге илчесен чакыртып алды.

БМО генераль-секретаре Пан Ги-Мун АКШның һәм башка кайбер көнбатыш илләренең бу җыенга бойкот игълан итүенә кызганыч белдерде.

Узган шимбәдә АКШ бер атна дәвам итәчәк конференциядә гарәп илләре игътибарны Израильне гаепләүгә юнәлтәчәк дигән борчылу белән аңа бойкот игълан итте.

Җыенда Австралия, Канада, Германия, Израиль, Италия, Нидерланд һәм Яңа Зеландия дә катнашмый.
XS
SM
MD
LG