Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә БДИны ана телендә бирүне кире кага


Русия Югары мәхкәмәсе бердәм дәүләт имтиханын бары рус телендә генә бирүгә каршы мөрәҗәгатьне кире какты.

Казанда татар лицеенда укучы бер кызның ата-анасы чыгарылыш сыйныфында бердәм дәүләт имтиханын, чит тел имтиханыннан кала, бары русча гына бирдертү башка телләрдә укыган балаларның хокукларын боза дип Русия мәгариф һәм фән министрлыгын мәхкәмәгә биргән иде.

Министрлык вәкиле Вероника Спасская рус булмаган милләтләргә бердәм дәүләм имтиханын үз ана телләрендә бирү тәртибен керткән очракта, андый мәктәп тәмамлаучыларга белем алуны дәвам итү кыенрак булачак диде.
XS
SM
MD
LG