Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ашан” Казан халкын ашатырмы?


Белгечләр танылган француз ширкәте кибетләре Казанның дәрәҗәсен арттырса, икенчедән, ул хәзер эшләүче сәүдә үзәкләренә көчле көндәш булачак, ди.

Франциянең “Ашан” кибетләр челтәре, тиздән Казанга килергә мөмкин. Русиядә аны яхшы беләләр. Мәскәүдә дә әлеге кибетне үз итүчеләр шактый. Белгечләр фикеренчә, анда товар төрлелеге дә, бәяләр дә яхшы. Татарстан икътисадчылары исә “Ашан”ның Казанга килүенә төрле мөнәсәбәт белдерә.

“Ашан”ның Русиядәге җитәкчесе Жан-Пьер Жермен узган атнада Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, икътисад министры Марат Сафиуллин белән очрашты. Әлеге очрашудан соң премьер-министр сәүдә, сәнәгать һәм икътисад министрларына “Ашан”га кагылышлы мәсьәләләрне тикшерергә кушкан.

Министр Марат Сафиуллин сүзләренчә, кризис булуга карамастан, хәзер Татарстанда гипермаркетларында товар әйләнеше күләме үсә. Шуңа күрә, “Ашан”ның республика базарында үз урынын табачагына ышанып була, ди ул.

Интернетта бу мәсьәләдә төрле фикерләр бар. Кайберәүләр, Татарстанда “Рамстор” кибетләренең ябылып бетүен дә “Ашан”ның килү белән бәйли. Элек “Рамстор” идарәсендә вәкиле булып эшләгән Әхәт Нурмөхәмәтов исә моны инкарь итә.

“Бу имеш-мимеш. “Рамстор” болай да ябыласы иде. Бу турыда төрле гайбәтләр булды. “Рамсторны”ны Казаннан “Бәхетле” этеп чыгарды, дигән сүзләр дә йөрде. Әмма бу кибетләрнең ябылуы, өч проблемага бәйле. Алар Төркиягә барып тоташа. Шуңа күрә, “Рамстор” ябылырга тиеш иде”, ди Әхәт Нурмөхәммәтов.

Кризис вакытында, күп кенә кибетләрнең хәлләре мөшкел булганда “Ашан”ның киресенчә зур-зур кибетләр ачу ниятен исә, Нурмөхәммәтов болай бәяли.

“Ашан” җитәкчелеген хуплыйм. Хәзер исә күбрәк кредитка яшәгән кибетләр ябыла. Димәк “Ашан”ның кредитлары юк, яки, аларны түләү ул кадәр ашыгыч түгел. Казанда зур сәүдә үзәкләре күп булса да, минемчә төп урыннарны “Бәхетле” белән “Перекресток” кына алып тора. Аларда бәя югары. “Ашан” исә түбән бәяләре белән мәшһүрь. Шуңа күрә алучылар аны үз итәр. Билгеле ул кечкенә кибетләргә тәэсир итмәячәк. Алар ничек эшләгән шулай эшләр. Әмма Казанда зур кибетләр арасында көндәшлек артачак”, ди Әхәт Нурмөхәммәтов.

Favor BrandRise реклам агентлыгы җитәкчесе Булат Гыйлемхановның “Ашан”ның Казанга килүенә үз карашы бар.

“Татарстанда 1000 сатып алучыга, сәүдә мәйданы башка шәһәрләр белән чагыштырганда күпкә артыгракка туры килсә дә, әлегә Казанда зур сәүдә үзәкләре артык күп түгел. Шуңа күрә монда “Ашан”га да, аннан соң килүчеләргә дә сәүдә итәргә урын табылыр. Белгәнемчә, “Ашан” 2010 елда Казанда үз кибетләрен ачырга уйлый. Ул татарстанлыларга арзан һәм сыйфатлы товар тәкъдим итәргә сәләтле ширкәт, дип уйлыйм”, ди Булат Гыйлемханов.

“Ашан”ны Казанга кертергәме, юкмы дигәндә, Татарстан хөкүмәте, кибетләрдә җирле товарларның сатылу мәсьәләсен дә күтәрә. Елда Дәүләт шурасына юлламасында президент Миңтимер Шәймиев тә бу проблеманы искә ала.

Зур кибетләргә куз салсак, мәсәлән “Эдельвейс” та - 73%, “Пятерочка”да – 61%, “Бәхетле”дә – 37%, “Перекресток”та – 37%, “Реал”да – 30%, “Метро Кеш энд Кэрри”да - 28% республикада җитештерелгән товар сатыла. Татарстан җитәкчелеге фикеренчә, бу бик аз. “Ашан”га килгәндә, белгечләр, аның белән дә мондый килешү төзеләчәк, ди.

“Төгәл әйтә алмыйм, әмма андый килешү бар кебек. Кибет ничәдер процент Татарстан җитештерүчеләрнең товарларын сатырга кирәк дип килешенергә тиеш”, ди Әхәт Нурмөхәммәтов.
Эшмәкәр Булат Гыйлемханов исә, киләчәктә зур кибетләрдә республикада җитештерелгән товарларның күбәюенә ышанмый.

“Бүген кибетләр товар җитештерүчеләргә карата кибетнең сату системасына керү, түләү шартларын катылата. Шуңа да күп кенә җирле җитештерүчеләргә зур кибетләрдән чыгарга туры килә. Республика җитәкчелеге бу мәсьәләдә борчыла. “Ашан” җитәкчелеге белән сөйләшкәндә дә Татарстан президенты беренче чиратта җирле җитештерүчеләр товарларын сату проблемасын кузгатты”, ди Булат Гыйлемханов.

Реклам белгече буларак, Гыйлемханов “Ашан”ның кризис вакытында килүенең уңай якларын күрә. Аның сүзләренчә, бүген күп кенә ширкәтләр үзләрен рекламлауны нык киметкән. Шуңа күрә яңа ачылган кибеткә бу реклама киртәсен узырга җиңелрәк булачак, ди Гыйлемханов.

Франциянең “Ашан” кибетләре Русиядә 2002 елда ачыла башлый. 2006 елдан башлап әлеге ширкәт Петербур, Түбән Новгород, Екатеринбур, Самар, Дондагы Ростов, Новосибирски, Краснодар төбәкләрендә үз кибетләрен булдырды. Бүгенге көндә Русиядә “Ашан”ның 33 кибете бар.
XS
SM
MD
LG