Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИКО Иранның Әрмәнстан белән дуслыгын хөкем итә


Ислам конференциясе оешмасы (ИКО) генераль-секретарь урынбасары Гыйззәт Камал оешма үз кысаларында кабул ителгән документларның кайбер әгъза илләр тарафыннан бозылуын хөкем итә диде.

Камал моны Бакуда Ислам конференциясе оешмасының Әрмәнстан белән сәяси-икътисадый мөнәсәбәтләрне тыючы мөрәҗәгатьләренә һәм резолюцияләренә карамастан, Иранның Ереван белән якын хезмәттәшлеге турында белдерү ясап әйтте.

Камал аерым әгъза илләрнең бу документларны бозу әле оешма моның белән килешә дигәнне аңлатмый диде.

Азәрбәйҗанның бербөтенлеген хөрмәт итүче ислам дәүләтләре аны бозучы ил үз хатасын аңласын өчен басым ясарга тиеш диде Камал.
XS
SM
MD
LG