Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" һава ширкәте мөшкел хәлдә


"Татарстан" һава ширкәте тирәсендә җанҗал кыза бара. Болгарстанның "Химимпорт" ярдәме белән алынган бурычлар ширкәтнең үз кыйммәтеннән дә артып киткән. Рәсмиләр ширкәтнең финанс хәлен тикшерә башлаган.
"Татарстан" һава ширкәте тирәсендә җанҗал кыза бара. Болгарстанның "Химимпорт" ярдәме белән алынган бурычлар ширкәтнең үз кыйммәтеннән дә артып киткән. Рәсмиләр ширкәтнең финанс хәлен тикшерә башлаган.
Татарстан һава ширкәтенең һөнәрчеләр берлеге узган айда ширкәтнең мөшкел хәленә зарланып, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев исеменә ачык хат язган булган. Президент шул ялга китеп бару сәбәпле, хат ике атна соңарып тапшырылган.

Әлеге хатларында алар, ширкәтнең бурычлары арту сәбәпле аның банкротлыкка таба тәгәрәвен, үзләренең киләчәктә эшсез калу ихтималы турында белдерә.

Шушы хәлгә калу сәбәпләренең берсе итеп Болгарстанның "Химимпорт" ширкәте белән хезмәттәшлек итә башлау китерелә.

Бу хезмәттәшлек бер ел элек башланган. Болгарлар ширкәтнең эшчәнлеген оптимальләштерергә, Казан һава аланын яңартуга инвестицияләр кертергә тиеш булган.

Ачык хатта язылганча, оптимальләшү урынына киресе килеп чыккан. Болгарлар Татарстанга кулланышка өч Boeing-737 очкычы биргән, аена 250 мең доллар чамасы түләү белән.

Бу түләүне аклар өчен очкычлар аена 250 сәгать очарга тиеш булган. Чынбарлыка 120 сәгать тә оча алмаган. Җитмәсә, 20 ел чамасы иске бу очкычлар еш ватыла икән. Казанның үзендә Boeingларны төзәтү урыны шушы айда гына булдырылган. Моңарчы алар Мәскәүнең Домодедово аланына йөрегән.

Boeingлар кулланылу сәбәпле, Ил-86 һәм Ту-154 очкычлары эшсез калган. Хезмәткәрләрнең бер өлешен кыскартырга мәҗбүр булганнар. Чыгымнарны киметү өчен ширкәт җитәкчеләре маршрутларын киметергә булган.

Һөнәрчеләр берлеге хатында әйтелгәнчә, Болгарстан белгечләре оптимальләштерү, инвестицияләр кертү юнәлешендә берни эшләми. Бар белгәннәре Казанның затлы кунакханаләренә урнашып, Boeingларны кулланган өчен акча түләнүен тикшерү, диелә хатта. Казан эшчеләренә исә хезмәт хаклары түләнми.

Рәсми мәгşлүматларга караганда, 2008 ел башына ширкәтнең активлары 960 миллион рубль чамасы булган. Бүгенге көндә бурычлары 1 миллард рубльдән артып киткән. Ягъни, бурычлар ширкәт кыйммәтеннән дә күбрәк.

Шушы хәлдән ачынып, ширкәт хезмәткәрләре ярдәм сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать иткән һәм кичекмәстән чаралар күрергә чакырган.

Бизнес-онлайн интернет басмасы язуынча, Татарстанның юл һәм транспорт хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов ширкәтнең финанс хәлен тикшерә башлаган. Тикшерү нәтиҗәләре якын арада директорлар шурасында игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG