Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ үзәктә калырмы?


19 апрельдә эфирга чыккан түгәрәк өстәл сөйләшүендә галимнәр Искәндәр Гыйләҗев, Ләйсән Мөхәрәмова татар милли мәсьәләсенә бүгенге көн таләпләреннән чыгып бәя биреп, үсеш юлларын табарга тырыштылар. Февралҗ аенда үткән ТИҮ корылтае делегатлары арасында фикер каршылыгы хәзерге чорда сәяси кыйбла табуның элеккедән дә авыррак булуын күрсәтә.

Узган 20 ел эчендә күп кенә милли мәсьәләләр хәл ителгән, ә кайбер проблемалар тагын да кискенләшкән. Нишләргә? Нинди яңа юллар табарга? Бүгенге Татарстан һәм татар тормышына, милли хәрәкәткә яңа сулыш бирү турында милли зыялылар, җәмәгать эшлеклеләре нәрсә уйлый соң? Яңа үсеп килгән татар яшьләренә нинди киңәшләр бирелә? Түгәрәк өстәл сөйләшүендә язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова, Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, ике тапкыр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Русия дәүләт думасы депутары булган билгеле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин катнаша.

Римзил Вәли. 20 ел элек Камал театры бинасында ХХ гасыр ахырында татар милли хәрәкәтен күтәргән корылтай үтте. 1989 елның 18-19 февралендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда Татарстан Республикасы һәм татар халкы өчен тарихи әһәмияткә ия булган карарлар кабул ителде. Быел шушы вакыйганың 20 еллык юбилее уңаеннан оештырылган ТИҮ корылтаенда милли мәсьәләләрне күтәреп чыгу милләт өчен дә, Татарстан өчен дә бик мөһим. ТИҮ һәм гомумән милли хәрәкәт хакимият белән халыкны берләштерүче үзәк булып калырмы, шау-шулы радикаль төркемгә әйләнерме?

Фәүзия Бәйрәмова. Бүгенге вәзгыять шундый: вакытында милли хәрәкәт ачкан татар мәктәпләре ябылып бара, мәчетләр буш тора. Татарстан бәйсезлек ала алмады, татар теле дәүләт теле булып үсмәде, җәмгыятьтә демократия урнашмады. Дәүләт эшләре татар телендә алып барылмый.

Халык татар телен бетергән “Бердәм Русия” фиркасенә сайлауларда 99 процент тавыш бирә икән, бу тоталитар режим урнашканны аңлата. 20 ел вакыт эчендә исламга 2 процент кеше килгән икән, дингә халык бер адымга да алга атламаган булып чыга. Эшебезнең нәтиҗәсе нольгә төште һәм без хәрәкәтне яңадан башларга тиеш.

Әлбәттә, монда ТИҮне, милли хәрәкәтне генә гаепләргә кирәкми. Бу җәмгыятьнең дә, җитәкчеләрнең дә гаебе. Милли хәрәкәт халык һәм җитәкчеләр арасында этәргеч көч, күпер булырга тиеш иде. Ләкин 90 нчы еллар уртасында милли хәрәкәт бу вазыйфасын югалтты. Башта ул халыкны яклады. Ләкин 1994 елда Татарстан Русия белән Шартнамә төзеде һәм милләтчеләр җитәкчеләр бар эшләрне дә башкарыр дип ышанды. Ул түрәләрне яклауга кереште. Аларны да аңларга мөмкин, тегесе-бусы кирәк булды, шуңа да өстәгеләр милли хәрәкәттән гел файдаланды. Авыз тутырып сүз әйтә алмый башладык. Шуның белән халыкның ышанычын югалттык.
Фәүзия Бәйрәмова


Моңардан да аянычрагы - без 20 еллык форсатны кулдан ычкындырдык. Ул вакытны суга салдык. Безгә карата вәзгыятьнең бик яхшы чаклары булды, Ельцин вакытында татарларны Татарстанга китереп, саныбызны 70 процентка кадәр җиткерә алган булсак, бүген 309 нчы канун белән кысмаслар, якын да килмәсләр иде. Элегрәк Русия түрәләре башында демократик идея иде. Без бүген шовинистик идеяләр аякка баскан чорда исән калырга тырышабыз. “Великодержавная Русия” идеясе дәүләт дәрәҗәсендә бара, аңа чиркәү килеп кушылды, фатыйхасын биреп тора.

Халык бездән дә, җитәкчеләрдән дә ваз кичте. Җәмгыять ярлыларга һәм байларга бүленде. Бездә дә татар олигархлары барлыкка килде. Русиянең миллиардерлар исемлегендә татарлар бар дип мактаналар, алардан татар халкына нинди файда?! Бу кешеләр мәктәпләр, татар федераль каналы ачамы?! Без ялынып ачтырып йөрер урынга ул эш татар байлары карамагында булырга тиеш иде. Һаман спорт сарайлары ачалар, бу бит исраф.

Милләткә каршы геноцид бара. 100гә якын татар мөселманы нахакка гаепләнеп, төрмәгә утыртылды. Ә без моны тыныч кына йоттык. Хәзер милләтчеләргә чират җитте. Кашаповны, Милли мәҗлесне эзәрлеклиләр.

Римзил Вәли.
Милләт буларак саклану өчен көрәшкән, үткәннәр һәм киләчәк турында һәрвакыт баш ваткан шәхесләр татар дәүләте төзү хыялыннан баш тармый. Шулай да менә бергәләшеп дәүләт төзибез дә, шуннан соң мәгариф, тел, матбугат була, дип кайчандыр киләчәк бәйсезлекне көтеп утыру авыр түгел, әмма бу мәгънәсез гамәл. Хәзерге шартларда хөрриятне һәм милли чәчкә атуны практик гамәлләр якынайту файдалырак түгелме?

Фәүзия Бәйрәмова.
Туксанынчы елларда безнең идея бар иде. Ул - Татарстанның, татар халкының дәүләт бәйсезлеге дигән идея. Милләтне зур идея генә берләштерә ала. Дәүләт, кануннар, хуҗалык үзебезнеке түгел. Без халыкны дәүләт бәйсезлеге идеясе белән генә берләштерә алабыз.

Мин үзем Русиядә татар халкының киләчәген күрмим. Моны милләткә дә аңлатырга кирәк. Әгәр дә милләтнең язучылары булмый икән, журнал-газеталар булмый икән, әдәбияте булмый икән, ул милләт түгел. Себердә бу тәҗрибәне илле ел элек эшләделәр инде. Илле ел буе Себердән бер татар язучысы, бер тарихчы чыкмый, анда татарча укый-яза белмиләр.

Хәзер Татарстанга һәм Башкортстанга шушы фаҗига килә. Шуңа күрә яңадан дәүләт бәйсезлеге идеясын куярга кирәк. Без беректәшләребез итеп Идел-Урал халыкларын алырга тиеш, алар әзер һәм безне көтә. Европага таянырга, АКШка да мөрәҗәгать итәргә, халыкара оешмалар белән эшли белергә кирәк. Әмма урыслар белән бергә барабыз икән, без бетәчәкбез. Без урыс түгел. Без татар, мөселман булып, халкыбызны саклап калырга тиеш.

Римзил Вәли. Милли дәүләтчелек максаты белән төзелгән Иттифакъ фиркасе, Милли Мәҗлес хәрәкәтнең бер ягы булса, Татар иҗтимагый үзәгенең үз принциплары, үз максатлары булды. Нәкъ менә шушы мәсьәләдә иҗтимагый үзәк корылтайларында һәм пленумнарында Фәүзия Бәйрәмова һәм Марат Мөлеков тарафдарлары арасында сәяси көрәш барды. Һәм шуның нәтиҗәсендә милли хәрәкәтнең радикаль канаты иҗтимагый үзәктән аерылып үз юлыннан китте. Үзәк үзәк булып калды.

Әзһәр Шакиров
Иҗтимагый үзәк дигән оешма һәм аның җитәкчесе Марат Мөлеков, Татарстан дәүләт оешмалары, киң халык белән хезмәттәшлекне максат итеп куйды. Һавадагы торнага карганда, бүгенге шартларда хәзерге мәсьәләләрне хәл итү оешманың көчен арттырды. Дөрес, хәтта салмак юлдан баручы Марат Мөлеков та Татарстан Дәүләт Шурасының өченче чакырылышына депутат була алмады. Ягъни аның сак һәм тәртипле дип санаган хәрәкәте дә империя яклы көчләр өчен куркыныч булып күренгән. Ике яктан да каты басым уртасында калган тарафдарлары һәм көндәшләре ягыннан күп тапкыр рухи җәрәхәтләр алган Марат Мөлеков йөрәк өянәгеннән вафат булды.

Февральдә үткән юбилей корылтаенда гадәттә Марат Мөлеков алып барган үзәкчелек мәсләген яклаучы булмады дияргә мөмкин. Бары тик Марс Шәмсетдинов кына салкын кан белән реаль икътисад, сәясәт турында искә төшерде.

Фәүзия Бәйрәмованың татар халкын һәм Татарстанны яклап Европага, Көнбатышка мөрәҗәгать итүе сәяси карашларның үзгәрүен күрсәтә. Элекке елларда Фәүзия ханым бары тик ислам дине генә милләтне саклый дигән фикерне кабатлады. Урыс, көнбатыш мәдәниятенә игътибар иткән Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан кебек шәхесләрне ул татар милләтенең рухын җимерүдә гаепли иде. Димәк, сәяси вәзгыять аның да карашларына үзгәрешләр керткән.

Әзһәр Шакиров.
20 еллык корылтаенда без түгел, ә яшьләр утырырга тиеш иде. Заман үзгәрә. Бер көнне бер сүзне әйтергә ярый, ә икенче көнне шул ук сүзне әйтергә дә ярамый. Әгәр син татар икәнсең, үз фикереңне вакытында һәм кирәк урында әйтергә кирәк. Безгә бер-беребезнең кадерен белергә кирәк. Безгә башка бер кемдә ярдәм итмәячәк. Соңгы буын акыллы булсын өчен, фикерне үстереп, мәгънәсен җиткереп, аңлатып, татар - ул мәңгелек дигән сүз дип аңалатырга тиешбез.

Римзил Вәли. Узган 20 ел дәвамында милли җыелышларда, сәяси форумнарда, фәнни конференцияләрдә һәм парламент утырышларында милләт турында әйтелгән сүзләр, китерелгән аргументлар бик күп булды. Аларны ишеттерүче ялкынлы сәясәтчеләргә алмашка кемнәр, кайчан килер һәм 20 ел дәвамында әйтелгән фикерләрне тормышка ашыру юллары каян табылыр?

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин. Биредә дүрт депутат: Фәүзия Бәйрәмова, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев утырабыз. Икебез эшебезне дәүләт органнарында дәвам итә. Безнең тамырыбызны Дәүләт Шурасыннан өзсәләр, безнең артык тырпаер нәрсәбез калмый дигән хакыйкать килеп чыга.

Беренче чакырылышта җиңел иде, без халык алдында булдык. Без җитәкләмәдек, күтәрмәдек аны. Күтәрелгән халык безне үзенең алдына бастырды. Без шуңа җиңдек.

Бүген 309-нчы канун кайнар кайнар берсе. Аның килеп чыгуының сәбәбе – латинны бетергәндә, без тыныч идек. Латинны тыю – безнең халык өчен махсус сынау иде. Хәтерләсәгез, ул канунга гаепләүне керттеләр. Имеш, шушы латин белән без Русияне таратабыз. Махсус хезмәтләр, ягъни спецслужбалар шундый гаеп ташлады. Шул гаепне алып ташлау өчен көрәшмәдек. Латин кирәкме, юкмы дип бәхәсләшә башладык. Ул канун Дәүләт Думасына кергәч, аның ике тапкыр кабул ителүен тыймадылар. Көттеләр, ничек үтер икән дип. Хәзер нәтиҗәсен күрәбез.

Бу канун Русиянең үзен фашизмга якынайта. Без Русиянең бөтен халыклары белән бергә уянып, ул адымнарны туктатырга тиешбез. Минем теләгем, татар халкы тарихка Русияне фашизм куркынычыннан коткара алган халык булып килеп керсен иде.

Римзил Вәли.
Бу фикерләр нинди дә булса аңлатмага, өстәмәгә мохтаҗ түгел. Яшьләр бу хакыйкатьне белергә хаклы һәм тиеш тә. Сәяси оппонентлар, империячел көчләр дә мондый шартларга яраклашты, ишетүчеләр дә, исәпкә алучылар да хәзер күренми. Шуңа күрә сәяси дискуссияләр юк дәрәҗәсендә. Әмма барыбер белергә һәм уйларга кирәктер...
XS
SM
MD
LG