Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев ГРУ башлыгын алмаштырды


Русия президенты Дмитрий Медведев идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, Медведев Хәрби күзләү идарәсе (ГРУ) башлыгы Валентин Корабелниковны эшеннән азат иткән.

Интерфакс агентлыгы шулай ук Корабелниковка хезмәтләрен зурлау белдереп аның хәрби хезмәттән дә азат ителүе турында хәбәр итә.

Аның эшеннән алынуының сәбәпләре әйтелми.

Кайберәүләр бу Грузиядәге былтыргы сугышка бәйле каршылыклар һәм хәрби реформа белән бәйле була ала ди.

Матбугат хезмәте Медведевның Хәрби күзләү идарәсенә яңа җитәкче итеп Александр Шляхтуровны куйганлыгын белдерә.
XS
SM
MD
LG