Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур ягы татар телен кайгырта


Татар Каргалы авылы урта мәктәбе укучылары
Татар Каргалы авылы урта мәктәбе укучылары

Оренбур өлкәсе гомумбелем бирү мәктәпләрендә татар телен өйрәнү һәм укыту тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча “Милли мәгарифне үстерүдә инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” исемле төбәкара семинар үтте.

Аның максаты - татар телен укытуны саклап калу. Әлеге семинарда өлкә укытучыларыннан тыш: Новосибирски, Екатеринбур һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Пленар утырыш Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театрында үтте. Анда барлыгы 50-ләп укытучы катнашты. Ә өлкә буенча татар теле дәресләре 70-ләгән мәктәптә укытыла.

Оренбурның 38-нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүче этно-мәдәни компонентлы мәктәп өлкәдә шәһәр мәктәпләреннән бердәнбер санала. Әлеге уку елында ул 1 миллионлык президент грантына ия булып, кабинетларны заманча җиһазландырды. Мәктәптә 250-ләп бала атнасына 4 сәгать татар телен өйрәнә.

Өлкәдә татар теле укытучылары өчен семинарлар еш үткәрелсә дә, Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре Оренбурка беренче тапкыр килде. Алар арасында мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин да бар иде.


Семинарның икенче эш көне Сакмар районының Татар Каргалы авылы урта мәктәбендә дәвам итте. Урта мәктәптә 450 бала белем ала. Мәктәп миллионлы президент грантын алуга 2 ел рәттән иреште. Авыл мәктәпләреннән андый казанышларга ирешүче Каргалы мәктәбе әлегә бердәнбер санала. Семинар мультимедиалы система белән җиһазландырылган класста үтте.

“Сәгыть бистәсе” исемле авыл телевизион каналы каршында эшләп килгән мәктәпнең телевизион студиясе укытучыларга мәктәпнең социаль проектларын тәкъдим итте. “Мәктәп өлкә буенча берничә социаль проекты белән дә җиңүче дип танылды”, диде Татар Каргалы урта мәктәбе җитәкчесе Таухида Низаметдинова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин семинарда актив катнашып, алдынгы укытучыларга мактау кәгазьләре, китаплар тапшырды. Семинарның үзенчәлеге аның өчен дә яңалык булды.

Мәктәптә милли аңны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, үз тарихыңны белүдә музейның, коридорда оештырылган милли почмакның да роле зур. “Шулай булганда татар теле яшәр, халыкның киләчәге булыр”, дигән өмет белән таралышты укытучылар.
XS
SM
MD
LG