Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек оешмасы "дуңгыз гриппы" турында кисәтә


Женева – Дөнья сәламәтлек оешмасы "дуңгыз гриппы" дип аталган куркыныч авыру таралу турында кисәтә.

Мексикада бу авырудан инде кимендә 20 кеше үлгән. Авыру очраклары Кушма Штатларда да теркәлгән.

Вирус кешедән кешегә күчә, ләкин аның таралу рәвеше әлегә ныклап өйрәнелмәгән.

Дөнья сәламәтлек оешмасы белгечләре бүген Женевада гадәттән тыш очрашуга җыелды.
XS
SM
MD
LG