Accessibility links

Дөньяда "дуңгыз гриппына" каршы чаралар күрелә


Мексикада "дуңгыз гриппы" чиреннән 100дән артык кеше үлде. Бу авыру Мексика һәм АКШта тарала башлады.

Русиядә бу гриппның таралуына каршы көрәшүче хөкүмәт комиссиясе оештырылды.

Европада беренче авыру Испаниядә Мексикадан кайткан бер кешедә теркәлгән. Бу атнада Европа Берлеге сәламәтлек саклау министрлары чираттантыш утырышка җыела.

Дөнья Сәламәтлек Оешмасы дөньяның 5 ел элек таралган кош кизүенә караганда яңа чиргә каршы торырга әзерлеге ныграк күрелгән, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG