Accessibility links

Кайнар хәбәр

FISU Казаннан сынау ала


27-29 апрель көннәрдә FISU оешмасы баш сәркатибе Эрик Сайтронд белән җәйге Универсиадалар җитәкчесе Марк Вандеплас Казанга сәфәр ясый.

Дүшәмбе кунаклар Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң, “Татинвестгражданпроект” идарәсендә Универсиада проектларын тәкъдим итү чарасында катнашты.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат үзәге хезмәткәре Эльза Хәбиева сүзләренчә, FISU вәкилләренең Татарстанга килүенең төп максаты, биредәге спорт корылмалары белән танышу гына түгел, ә Казанда Универсидага әзерлекнең ничек баруын тикшерү.

“Бүген Казанда бу тармакта күп кенә эш башкарылган”, ди Хәбиева. Министр Марат Бариев исә, FISU вәкилләре алдында сүз тотканда, республикада Универсиадага әзерлек уңаеннан, президет һәм премьер-министр карарлары чыгуы, кайсы корылмаларны төзелгәнен, кайсыларын төзиячәкләре турында әйтте.

Рөстәм Миңнеханов исә, Универсиада үткәрү өчен республикада 64 корылма булдырырга кирәк, ди. Аларның 28-е инде төзелгән, калганнарын төзисе бар әле. Якындагы ике елда көрәш спорт сарае, теннис үзәге ачылачак. Әмма Универсиада корылмаларының иң катлаулысы - 40 мең кешене сыйдырышлы стадион булачак, ди Миңнеханов.

FISU вәкилләренең Татарстан җитәкчелеге белән очрашуында оештыру мәсьәләләренә дә игътибар бирелгән. Премьер-министр фикеренчә, Универсиаданы уңышлы үткәрү өчен иң элек транспорт челтәренә, иминлек мәсьәләсенә, виза алу мәшәкатьләрен җиңеләйтүгә игътибар итәргә кирәк.

Сәфәр вакытында кунаклар Универсиада корылмаларын да карыячак. Шунлыктан сишәмбе алар үзәк стадион, спорт сарае, “Баскет холл”, “Олимп” үзәкләре, чирәмдә хоккей уйнау, “Татнефть арена” боз сарае, “Трудовые резервы” стадионы белән танышачак. Соңрак FISU вәкилләре катнашында матбугат очрашуы булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG