Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кибетта ут ачкан милиционерны психиатрлар тикшерә


Мәскәү кибетләренең берсендә ут ачып 3 кешене үтергән, 6 кешене яралаган милиция хезмәткәре Денис Евсюковның рухи сәламәтлеге тикшерелә.

Евсюков сәламәт дип табылса аңа 2дән артык кешене үтерүдә җинаять эше ачылачак.

Мәскәү эчке эшләр идарәсендә Евсюков гаилә низагы аркасында ут ачкан, дип фаразлыйлар. Кулга алу вакытында милиционер көч кулланган.

Тикшерүне Русия прокуратурасының тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җитәкли.



XS
SM
MD
LG