Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яз һәм Хезмәт бәйрәме


Русиядә хезмәт хакы бурычлары 8 миллиард 755 миллионга җитте. Эшсезлек һәм эш хакы бурычлары артканда Русиядә хезмәт ияләренең бәйрәм кәефе юк.

Киров өлкәсендәге Молот корал берләшмәсендә эшләүчеләр инде ярты еллап хезмәт хакын күрмәгән. Акча урынына аларга азык-төлек өләшелә.

Хезмәт хакларын таләп итеп уздырган соңгы урам җыеннарының берсендә ачулы эшчеләр тушенка урына берләшмәдә җитештерелә торган товар – ягъни Калашников автоматлары белән түләгез безгә, диде.

Киров өлкәсе прокуратурасы Молотов берләшмәсе башлыгы Сергей Бахмуровның эшчеләргә хезмәт хакы түләмәгәнен тикшерү эшен башлады башлавын, әмма Валентина Данильченко кебек кешеләргә яшәргә акча хәзер үк кирәк.

"Сугыш вакытында кешеләр ниләр булып ятканын аңлый иде. Ипи катысы кимерсә дә тормышның авыр икәнен аңлый иде. Карагыз хәзер нәрсә соң бу? Кемдер миллионнар торган коттеджлар төзи. Без болай яшәгәндә кемнеңдер патша булып яшәп ятуы бик түбәнсетә."

Акчасызлыкка сәяси караш

Сәясәтчеләрне эшче сыйныфның мондый хәлдә калуы түгел, ә аларның баш күтәрү ихтималы күбрәк борчый, ди күзәтүчеләр.

Бүген Русия шәһәрләренең кайберләрендә оппозиция җыеннары да узды. Думадагы хезмәт комитеты рәисе Андрей Исаевны кискен чыгышлар куркытмый.

"Бу гадәттәнтыш яки көтелмәгән хәл түгел, урам җыеннары вакытында хакимиятләргә тәнкыйть булачагыннан курыкмыйбыз. Бу демократия. Хакимиятләр дә еш кына яңалыкны бик әзер булмый," диде Исаев.

Саннар, саннар...

Русиядә хезмәт хакы бурычлары 8 миллиард 755 миллион сумга җитте. Икътисади тәрәккыять министрлыгы хәбәр итүенчә 7.5 миллион кеше (10%) эшсез. Русиядәге һәр өченче ширкәт эшчеләр санын кыскартырга җыена. Иң зур кыскартулар машина һәм металлургия сәнәгатендә булачак.

Инде бүгеннән үк эре берләшмәләрнең күбесе эшчеләрен түләүсез мәҗбүри ялга җибәрә.

"Хәлләрнең начарлануы рубльнең бәясе төшүе һәм инфляциянең артуына да бәйле. Эшчеләрнең сатып алу көче 40%ка кимеде. Вазгыять начарлана," ди бөтенрусия хезмәт берлеге җитәкчесе Борис Кравченко.

Каршылык чаралары да илнең теге яки бу почмакларында үтеп тора. Әмма аларның оешкан төстә үтмәве аркасында анда катнашучылар максатларына сирәк ирешә, ди белгечләр.

Эшчеләрне яклау көче туплана

Һөнәр берлекләрен зур бер үзгәреш көтә. Русиянең ике бәйсез һөнәр берлеге берләшергә җыена.

"Безнең өчен бу сәяси яки техник мәсьәлә түгел, безнең өчен бу яшәп калу мәсьәләсе. Берләшеп без эшчеләр хокукларын яклауны дәвам итә алачакбыз. Уртак финанс көче булдырачакбыз, кешеләрне, эшләү тәҗрибәләребезне берләштерәчәкбез. Бу безнең җиңел генә изелмәвебез һәм эшче сыйныф хокукларын яклавыбызны дәвам итүебез өчен кирәк," ди бөтенрусия хезмәт берлеге җитәкчесе Борис Кравченко.

Русиянең югары сәяси даирәләрендә эшчеләренең тавышын ишеттерерлек булдыклы вәкилләре юк. Берләштерелгән һөнәр берлеге бу вазгыятьне дә үзгәртергә җыена.

Хакимиятләр бердәм фикергә килә алмый

Хакимиятләрнең проблеманы чишүгә бердәм карашы юк.
Премьер-министрның ике урынбасары Игорь Шувалов белән Игорь Сечин хөкүмәтнең нинди чаралар күрү кирәклеге турында еш кына җәмагатьчелек алдында да бәхәсләшә.

Шувалов, шулай ук финанс министры Алексей Кудрин һәм икътисад министры Элвира Нәбиуллина Русия икътисадын төрлеләндерергә, аның ягулыктан килгән акчага гына бәйле булганын киметергә тәкъдим итә.

Сечин һәм "силовиклар" Русиянең элеккедән килгән "ягулык һәм кыйммәтле метал экспорт иткән ил" ролен үзгәртмәскә чакыра.

Ул арада Киров өлкәсендәге Молот корал берләшмәсе хезмәттәрләренең теләге бер – акча алу.

"Балаларыма ашарга кирәк, аларның киенәсе бар бит. Үлемтеккә дип җыйган акчага яшибез, үлеп китсәм мине күмәргә дә акча булмый. Илебез өчен оят, ничек шундый берләшмәне ташлап була инде," ди Калашников автоматларын чыгаручы берләшиәдә эшләп пенсиягә чыккан Людмила Зайцева.
XS
SM
MD
LG