2007 елның гыйнварында наркотик җитештерүне ачыклау чарасы кысаларында, милиционерлар Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиев Казанның Юдино бистәсендә яшәүче 31 яшьлек гаилә башлыгы Радик Рамазанов фатирына сәбәпсез бәреп кереп аны атып үтерә.
Милиционерлар ул чакта эш киеменнән булмый, шуңа Радикның туганнары нәрсә булганын да аңламый кала. Чөнки хезмәткәрләр үзләренең кем булуларын да әйтеп тормый.
Алар керешкә үк Рамазановка ташлана һәм егет үз чиратында икенче бүлмәгә качмакчы була, әмма милиционерлар аңа атып яралыйлар һәм аяклары белән типәкли-типкәли кыйный башлыйлар. Нәтиҗәдә, Радик ашыгыч ярдәм машинасында үлә.
Әлеге хәлдән соң Радикның туганы Ринат Рамазанов Казанның хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә.
Җәй көнне Дукс һәм Таҗиевка канунсыз фатирга бәреп керү, эш вәкаләтләреннән файдалану һәм корал куллануда гаепләүләр белдерелә. Ә Дукска тагын кеше үтерү мәддәсе дә өстәлә.
Мәхкәмә тыңлаулары ел ярым дәвам итә һәм дәүләт гаепләүчесе Дуксны – 13, ә Таҗиевны – 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Ләкин хөкемдар Владимир Морозов пәнҗешәмбе көнне милиционерларны аклау карарын чыгарды.
Әлеге хәл күпләрне гаҗәпкә калдырды. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов белдерүенчә, милиционерларның кеше өенә бәреп кереп, гаепсезгә атып чыгып китүләре бернинди кысаларга сыя торган гамәл түгел.
“4 май көнне мин Киров районы мәхкәмәсеннән карарны алам һәм аны өйрәнгәннән соң, Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкмен”, диде ул Азатлык радиосына.
Мәскәү супермаркетында Денис Евсюковның 3 кешене үтерүен нәтиҗәсендә туган шау-шудан соң, Рамазановка аткан Казан милиционерларының аклануы бу инде әлеге өлкәдә эшләүчеләр теләсә ни кылана ала дигәнне аңлата.
Дукс белән Таҗиев ул чакта марихуанна үстерүче фатирны бутап, ялгыш Рамазановлар гаиләсенә бәреп кергән була. Һәм бер гаепсез егетне атып үтерә.
Шуңа да карамастан милиционерларның корал куллануы кануни дип табыла. Имеш Рамазанов аларга беренче булып чүкеч белән ташланып коралны тартып алган да, милиционерларның берсенә аткан икән.
Дукс белән Таҗиев Радикның гаиләсеннән гафу үтенгән, әмма үз гаепләрен танымауларын әйткән.