Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранлы кыз бала чакта кылган җинаяте өчен үтерелде


Балигъ булмаган чакта кылган җинаятe өчен үлемгә хөкем ителгән Иранлы Диләрә Дарабинең үлем хөкемне бүген башкарды.

Дарабинең адвокаты Абдулсамәт Хорамшаһи Азатлык радиосының фарси бүлегенә ясаган белдерүендә, аның төньяк Рашть шәһәре төрмәсендә бүген үтерелүен раслады. Дараби балигъ булмаган чакта бер туганын үтергән өчен 17 яшендә төрмәгә утыртылган иде.

Иранда 23 яшьлек кызның бала чакта кылган җинаяте өчен үлемгә хөкүм ителүенә Amnesty İnternational кеше хокукларын яклау оешмасы тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG