Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер халкы да бәйрәмнәр ярата


Сембер өлкәсенең һәм өлкә үзәгенең җитәкчеләре, җирле Думалары башлыклары һәм өлкә буенча баш федераль инспектор кул куйган тәбрик хатында 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип аталган.

Китапханәдә “Праваслау календаре” дигән китап белән танышырга туры килгән иде. Елның барча көннәре дә бәйрәм икән бу календарь буенча. Күбесе төрле изгеләр һәм атаклы иконалар көннәре сыйфатында бәйрәм ителә. Совет чорында болары әллә ни игътибарга алынмаса да, бу бушлыкны һәр якшәмбе нинди дә булса һөнәри бәйрәмнәр тулыландыра килде: автомобилистлар, танкистлар, төзүчеләр, шахтерлар көннәре… бихисап. Хәзер алар артта калдылар, андыйларны праваслауныкылар янә алыштырдылар. Әмма башка халыклар өчен дә гомум бәйрәмнәр саны аз түгел.

Алман кызы Клара Цеткин башлангычы белән туган 8 март бәйрәмен Алманиядә искә алалармы-юкмы, безгә мәгълүм түгел. Аның каравы бу көн Русия киңлекләрендә – игътибар үзәгендә.

1 май бәйрәменең тарихы исә Чикаго эшчеләренең эш ташлавыннан башлана. Ул совет чорында Бөтендөнья пролетарларының бердәмлек-солидарлыгы көне иде. Хәзер бу сүз кулланылмый, чөнки Чикаго һәм Сембер эшчеләрен нәрсә укмаштырганы да караңгы. Чикагода ничек бәйрәм итәләрдер – безгә мәгълүм түгел.

Ә менә Сембер өлкәсенең һәм өлкә үзәгенең җитәкчеләре, җирле Думалары башлыклары һәм өлкә буенча баш федераль инспектор кул куйган тәбрик хатында 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип аталган. Бәйрәмнең үзенә килсәк, Халык 9 сәгатьтә үк, 2-нче бөтендөнья сугышында һәлак булганнар һәйкәленнән алып, Минаев урамын тутырган иде. Тантаналы йөреш шуннан башланып, Ленин мәйданына килде. Биредә хакимият фиркасе “Бердәм Русия” һәм профсоюзлар тарафдарлары тупланган иде.

Мәйдандагы митингта исә өлкә башлыгы Сергей Морозов беренче булып сүз тотты. Ул илкүләм бәйрәм белән барча өлкәләр башлыклары да тәбрикләгәнен җиткерде. Камчаткадан килгәнен укып та күрсәтте.

Тәбрикләр күп килгән. Хәтта Русиянең Судандагы илчесе Фазылҗанов тәбриген дә тыңлаттылар. Профсоюз лидеры Виктор Служивой, нәкъ Совет чорындагыча, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Башка чыгышлар булмады. Әйтәсе сүзләр – шигарьләрдә иде. Бердәмлектә кризисны җиңәрбез! “Бердәм Русия” һәм профсоюзлар – яхшы тормыш өчен! Русия акчасын - Русия икътисадына! Русиягә ышанабыз, үзебезгә ышанабыз! Һәм башкалар… Соңнан Профсозлар лидеры Виктор Служивой, нәкъ Совет чорындагыча, икътисад алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Шул исәптән, Сергей Морозов исеменнән дә.

Шул ук вакытта Ленин мәйданыннан ерак түгел урнашкан Мемориаль комплекс янында икенче митинг булды – КПРФ-ныкы. Монысын инде Хезмәт ияләренең бердәмлеге белән ничек бәйләп буладыр – безгә караңгы. Шул ук урында КПРФ-тан соң, Жириновскийның ЛДПР-чылары да җыелган дигән хәбәр килде.

Телисеңме – юкмы, хезмәт ияләренең солидарлыгы турындагы сүзләргә мондый күренешләр тәңгәл килми кебек килеп чыга.
Ә мәйданда җыелган халык бу бәйрәм турында ни уйлый икән соң? Менә берничә фикер:

-Беренчедән, беренче җылы көннәр. Ә бу бәйрәмгә ата-аналар ияләштерделәр.

-Бернинди мәгънәсен тапмыйм.

-Һәрвакыт үзгәреп тора, мәгънәсен аңлый алмыйм.

-Бу - хезмәт бәйрәме.

-Дача-бакчада эшләү көне.

-Гади бәйрәм инде.

-Минем өчен яхшы бәйрәм – блларны каплыйлар, машиналар йөрми.

-Әйтүе кыен, чөнки мәгънсен алыштырып торалар.
XS
SM
MD
LG