Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссия: Европада рецессия


Евкомиссия, Европа Икенче дөнья сугышыннан соңгы чорда иң тирән, иң күләмле рецессияне кичерә, дип белдерде.

Соңгы тикшеренүдә әйтелгәнчә, Европа Берлегенең икътисады быел 4% төшәргә мөмкин. Гыйнвар аендагы күзәтүдә бу сан 1.8% тирәсендә генә булыр әйтелгән иде.

Белгечләр, әгъза илләрдә икътисадларның төшүе 2010 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин дип фарзлый. Шулай ук, евро кулланган 16 илдә, эшсезлек дәрәҗәсе моңа кадәр булмаган 11,5% кадәр күтәрелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG