Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банкларда шикле гамәлләр арткан


Банкларда шикле гамәлләр артуын белгечләр кризис вакыты белән аңлата
Банкларда шикле гамәлләр артуын белгечләр кризис вакыты белән аңлата
Русия банкларындагы шушы тәрәккыят турында узган атнада финанс мониторинг хезмәте (ФМХ) башлыгы урынбасары Дмитрий Скобелкин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, банкларда соңгы вакытта шикле гамәлләр күләме 10% арткан һәм хәзер 60% тәшкил итә.

Шикле гамәлләрнең кисәк артуын белгечләр җинаятьчел төркемнәрнең булган байлыгын "тере" акчага әйләндерү нияте белән аңлата. Андый ниятләр элек тә бар иде, кризис вакытында тагы да артты, - ди Скобелкин. Хәзер алар моның өчен банкларны гына түгел, иминият ширкәтләре кебек башка финанс институтларны да куллана.

Белгечләр фикеренчә, кризис вакытында дәүләтнең мәшәкәтләре арта, нәтиҗәдә, контроль кими, “болганчык суда балык тоту” форсаты арта. Икенче яктан, кризис югары ноктасына җиткәндә эшкуарларда паника башлана, аек акыл белән эш итү бетә, “соңгысын саклап калу” өчен алар канунсыз адымнарга бара.

Узган ел ахырында кайбер банклар дәүләт казнасыннан бирелгән ярдәм акчаларын кулланганда тәртип бозулар ачыкланган. Мисал өчен, бу акчаны икътисадка салыр урынга, алар чит ил валютасы сатып алган. Шушы хәлләргә тап булганнан ФМХ андый зур акчаларның әйләнешен ныклабрак күзәтергә булган.

Шикле гамәлләргә нәрсәләр керә дигәнгә, Скобелкин, мисал өчен, ширкәтләрнең гадәти кәсебенә туры килмәгән гамәлләр, дип җавап биргән. Әйтик, озак еллар берәр кәсеп белән шөгыльләнгән ширкәт кисәк кенә зур күләмдә акчасын башка бер кәсепкә илтеп сала.

Яшәп калырга тырышу

Кайбер белгечләр ФМХ вәкиленең бу аңлатмасына шик белдерә. Беренчедән, кәсеп алыштыру әле җинаять дигән сүз түгел, аның сәбәпләре төрле була ала һәм бу ширкәтнең үз эше, ди алар.

Икенчедән, хәзер банклар 600 мең рубльдән артык һәр гамәл өчен хисап тотырга мәҗбүр. Димәк, алар шикле була алмый. Собинбанк вәкиле Артур Халаев сүзләренчә, аның урынына һәр акча күчерү йә валюта алыштыруны шикле гамәл дип атарга була.

Үзәк банкның салмак девальвация сәясәте аркасында доллар һәм евроны сатып алу артты. Әйтик, сез 20 мең доллар сатып алырга телисез, моның өчен 700 меңләп рубль түләргә кирәк. Бу алыш-биреш турында банк шундук ФМХга хәбәр итәчәк. Менә сезгә шикле гамәл, ди Артур.

Нихаять, бу болгавыр заманда “тере” акчага тартылу ул табигый һәм җинаять белән бәйле булмаска да мөмкин, ди Альфа-банкның баш икътисадчысы Наталья Орлова.

Ширкәтләр яшәп калырга, салымнан качарга, эшчеләренә конвертка салып түләргә тырыша. Моның өчен нәкъ менә “тере” акча кирәк, ди белгеч. Шуңа күрә, алар акчаларын банк тармагыннан күләгәгә күчерә. Бу, фәкать, икътисадның хәзерге халәтен чагылдырган күренеш.
XS
SM
MD
LG