Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан 2018 елгы футбол беренчелегенә дәгъва итә ала


Русия 2018 елгы футбол беренчелеген үзендә үткәрү өчен дәгъва итмәкче. Русия премьер-министры Владимир Путин илнең спорт һәм туризм министры белән очрашканда 2018 елгы беренчелекне үткәрү өчен бәйгедә катнашу турында күрсәтмә бирде. Русия кәгазьләрне әзерләгәндә кимендә 10 шәһәрне тәкъдим итәргә тиеш, диде спорт һәм туризм министры Виталий Мутко. Халыкара ярышларны үткәрә алырлык калалар арасында министр Сочи һәм Казанны да атады.

Элегрәк спорт министры Казанны дөнья чемпионатын кабул итә алырлык шәһәрләр рәтенә кертүе турында әйткән иде, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.

Дөнья беренчелеген кабул итәсе шәһәрләргә җитди таләпләр куела. Аларда дистә мең кешене сыйдыра алырлык стадионнар булырга тиеш, һава аланнары, транспорт системасы, иминлек ягыннан да ул шәһәрләр иң катгый таләпләргә җавап бирергә тиеш, дип әйтте Русия спорт һәм туризм министры Виталий Мутко.
XS
SM
MD
LG