Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туйда фаҗига


Төркиянең Мардин шәһәре читендә булган канлы һөҗүмдә 44 кеше үлде. Гаилә низагыннан туган бу вакыйга илнең көнчыгышында кораллану проблемасын китереп чыгарды.

Төркиянең көньяк-көнчыгышында Мардиненнең Билгә авылындагы туй канлы фаҗига белән бүленде. Битлек кигән дүрт кеше туй узучы өйдә 44 кеше үтереп, 4 кешене яралады. Үлгән кешеләрнең 16-сы - хатын-кыз, 6-сы исә балалар булуы ачыкланды.

Мәгълүматларга караганда, 4 кеше туй өенә мылтык һәм бомба белән һөҗүм иткән.

Элекке гореф-гадәтләр хөкем сөргән авылдагы һөҗүмнең асылында "кыз" мәсьәләсе ятуы әйтелә.

"Kыз" мәсьәләсе һәм дошманлык

Авыл халкы сүзләренчә, кияү һәм һөҗүмне оештырган кешеләрнең гаиләсе арасында 20 ел дошманлык барган.

“Хөррият” газетасы мөхәррире Нәҗһи Басар әйтүенчә, гаиләләрнең берсе кызны үз улларына сорый, ә кыз ягы аны икенче гаиләгә бирә. Һәм беренче гаилә әгъзалары моңа ачу итеп һөҗүм оештырырга була.


Бу хәл Төркиянең Сурия чигенә якын Мардин шәһәренә 20 чакрым ераклыктагы бер авылда була. Туйга 200-ләп кунак чакырылган булган. Шаһитләр бәрелешләрнең 15 минут дәвам итүен әйтә. Анда кәләш, кияү һәм авыл мулласы үтерелә.

Эчке эшләр министры Бәшир Аталай һөҗүмдә катнашуда шикләнелгән 8 кешенең кулга алынуын белдерде. Әгәр башта бу хәл террорчылык белән бәйле диелсә, хәзер ул кире кагылды.

Халыкны коралландыру

Рәсми белдерүләргә караганда, җинаять эше җирле мәсьәлә дип каралса да, авыл ирләренең күпчелегенең дәүләт сакчысы булуы, халыкны коралландыру мәсьәләсен китереп чыгарды.

90 елларда ягъни ПКК куркынычы арткан вакытта, чик буена якын җирләрдәге авылларны террор һөҗүмнәреннән саклап калу өчен дәүләт авыл ирләренә корал бирә. Шул исәптән әлеге авылда да ирләр саклык йөзеннән корал ташыган.

Ләкин бу хокуктан файдаланып, соңгы елларда кайсыбер каравылчыларның коралны үз максатларында куллана башлавы әйтелә.

"Көньяк-көнчыгыш Төркиядә, ягъни чиктә канунсуз әйбер кертү очраклары еш була һәм каравылчыларның да төбәктәге бик күп кеше кебек бу эшкә катнашуы мәгълүм", ди Басар.

Күпчелеге көрдләр яшәгән Төркиянең көнчыгыш төбәкләрендә җир бүлешә алмау, гаилә яисә кабилә низаглары сәбәпле, мондый очраклар булуы мәгълүм. Ә кешеләр кулында корал булуы сәбәпле, алар канлы фаҗигалар белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG