Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургка юл ачык


Билгеле галим, тарих фәннәре кандидаты Игорь Кучумов бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, йортында тентү уздырылуын, компьютеры кулга алынуын сөйләгән идек.

Кучумов канунсыз гамәлләр өчен дип бу уңайдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Башкаланың Ленин районы мәхкәмәсе аның таләбен канәгатьләндермәсә дә, республиканың югары мәхкәмәсе ул гамәлләрне канунсыз дип тапкан иде.

Кучумов әхләкый зыян өчен мәхкәмәгә бирде һәм көтмәгәндә республиканың югары мәхкәмәсе президиумы ул карарны көченнән чыгарып, эшне кабат Ленин районы мәхкәмәсенә кайтарды.

Бу турыда хәбәр итеп, Игорь Кучумов Русиянең югары мәхкәмәсенә гариза әзерләвен, бер үк вакытта адвокатлары кушуы белән халыкара мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG