Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану министры Кабулга килде


АКШ саклану министры Роберт Гейтс алдан игълан итмичә Кабулга килде. Ул АКШ хәрби җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде. Әфганстан президенты АКШ һәм Пакстан президентлары белән сөйләшер өчен, Вашигтонга киткән иде.
Бүген Әфганстанның көнбатышында АКШ хәрбиләренең һава һөҗүмнәрендә тыныч халыктан 100дән арттык кеше үлде. Бу хакта Фарах вилаяте полициясе башлыгы әйтте. Халыкара Кызыл Хач оешмасы да үлүчеләрнең күп булуын раслый. Оешма җитәкчесенең әйтүенә караганда, үлүчеләрнең берсе җирле хезмәткәр булган. Аның белән бергә аның 13 гаилә әгъзасе һәлак булган. АКШ хәрби җитәкчелеге бомбалауны раслады, әмма үлүчеләр турында мәгълүмат бирмәде. Әфганстан президенты Хәмид Карзаи тикшерүне контрольдә тота, дип яза агентлыклар.
XS
SM
MD
LG