Accessibility links

Волейболчылар милли музейда да туп белән йөрде


Татарстанның милли музее халыкны җәлеп итү максатында танылган спорт такымнарын кунак итә. Шушы көннәрдә “Зенит” волейбол клубы үзәк музей белән танышып китте.

Атна уртасында кунак булып килгән Казанның “Зенит” волейбол клубы вәкилләрен дә матур итеп чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Үз
тарихында икенче тапкыр чемпион булган такымның чит ил уенчыларыннан кала барсы да гаиләләре, дуслары белән музейга килгән иде. Моңа кадәр бу музейда “Уникс” баскетболчылары булган иде.

“Уникс” килгәндә бик каушаган идек. Алар ярты сәгатькә иртәрәк килделәр, чәк-чәкләр дә әзер түгел иде”, дип искә алды ул көннәрне музей хезмәткәре Альбина Гәзизуллина. Ә инде “Зенит” килгәндә барсы да тәртип буенча барды. Волейболчыларга тарихны терелтеп күрсәтергә тырыштылар, махсус кешеләр төрле чор һөнәрчеләре, сугышчылар булып киенеп нидер эшләп күрсәтте. Бу вакытта музей белән таныштыручы апа сөйли торды, тарихны барлаганда “Зенит”чыларга аеруча татар хатын-кызлары
турындагы мәгълүматлар кызык тоелды. Алар татарлардагы “талак” сүзенең дә мәгънәсен белеп киттеләр, шулай ук элекке киемнәрне киеп фотога төшергә дә өлгерделәр. Сәяхәт ахырында Казан волейболчылары үзләре белән алып килгән тупка имзалар куеп, үзәк музейга калдырдылар, хуҗалар да спортчыларга истәлекле бүләк бирде һәм теләкләрен җиткерде.

Киләчәктә дә спортчылар белән мондый очрашулар булачак икән. Бу хакта музейда эшләуче кызлар җиткерде. Алар бу көнне “Зенит” такымы белән очрашса, 16 майда милли музейга волейболчыларның кубоклары да кунакка килеп китәчәк. Боларга өстәп, бу көнне шулай ук, “Ак барс”, “Рубин”, “Синтез”, “Уникс” такымнарының чемпион булуларын дәлилләгән алтын савытларны күреп булачак, ди. Гомүмән, милли музейда бик күп кызыклы чаралар үтә икән, киләчәк планнары да зурдан.
XS
SM
MD
LG