Accessibility links

Сүзлеге дә, грамматикасы да бергә


Русча-татарча сүзлек чыкты. Аңа 30 мең чамасы сүз кергән. Аны төзегән галим Фоат Ганиев сүзләренчә, бу китап югары сыйныф укучылары, укытучылар һәм студентлар өчен файдалы булачак.

“Сүзлекнең үзенчәлеге шунда – һәр сүзгә грамматик яки стилистик билге бирелә. Элекке сүзлекләрдә булган һәр сүз яңадан карап чыгылды. Хәзер дәүләт структураларында, икътисадта һәм информатикада булган яңа сүзләр бирелде”, ди Ганиев.

Автор 50 мең тираж белән чыккан бу басма татар телен кулланучылар өчен яхшы ярдәмлек булыр дип өметләнә. Тагын яңалыгы шунда - монда кыскача грамматикага да урын табылган.

Фоат Ганиев сүзләренчә, моңа кадәр чыккан сүзлек әнә шул юлга барырга этәргән.

“Без төрекчә-татарча сүзлек чыгарган идек. Анда шулай ук аның 30 битен морфологиягә бирдек. Төргәге-төргәге белән бу китапларны алып китә башладылар”, дип галим грамматикага урын табуның кулланучылар санын арттыруга уңай йогынтысы булуын әйтә.

Әлеге сүзлек Татартсан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми шурасы карары белән басылган.
XS
SM
MD
LG